Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Җәйге ялыгызны ничек үткәрергә планлаштырасыз?

Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина шундый сорауга җавап эзләп шәһәр урамнарына чыкты. Наилә Таһирова, яшь әби: - Мин хәзер пенсиядә, озак вакытлы ялда дип әйтсәм дә була. Көнемне Аллаһыга яшәвемә рәхмәт әйтүдән башлыйм. Кояш нурларына, иртәнге чыкка, яңгырга, салават күперенә шатланам. Күңелемә илһам килгәндә, шигырьләр язам. Балаларыма һәм оныкларыма күп вакытымны багышлыйм....

Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина шундый сорауга җавап эзләп шәһәр урамнарына чыкты.
Наилә Таһирова, яшь әби:
- Мин хәзер пенсиядә, озак вакытлы ялда дип әйтсәм дә була. Көнемне Аллаһыга яшәвемә рәхмәт әйтүдән башлыйм. Кояш нурларына, иртәнге чыкка, яңгырга, салават күперенә шатланам. Күңелемә илһам килгәндә, шигырьләр язам. Балаларыма һәм оныкларыма күп вакытымны багышлыйм. Бакчада эшләргә яратам. Районкада укыган фикер белән килешәм: "Бакча - солярий да, фитнес та, тренажёр залы да". Уңай эмоцияләр белән генә яшәргә кирәк дип уйлыйм.
Светлана һәм Андрей Миңнәхмәтовлар уллары Марсель һәм Эльмир белән:
Андрей:

- Бер атна элек гаиләбездә шатлыклы вакыйга булды - улыбыз Эльмир туды. Отпуск планнарым белән әлегә бүлешмим, шуны гына әйтә алам - ялымны яраткан гаиләм белән үткәрәчәкмен.
Светлана:
- Мин хәзер ялда, дөрес, декретныкында. Олы улымны мәктәпкә җыям, костюмнан башка барысын да алдык. Марсель үсә, шуңа костюмны җәй ахырында гына алачакбыз. Икенче бала туу белән мәшәкатьләр дә артты, ләкин, ышаныгыз, болар күңелле мәшәкатьләр.
Әлфия Гафиатуллина, коррекция мәктәбе педагогы:
- Июньдә лагерьда эшләдем, ялга әле генә чыктым. Быел КФУның Чаллы филиалында икътисад факультетын тәмамладым, диплом алдым. Отпускамда әни белән Оренбург өлкәсендәге туганнарга барырга, берочтан Соль-Илецкига керергә планлаштырам. Гадәттә һәр җәйгә бурычлар бер үк: вакытны файдалы үткәрергә, ял итәргә, уку елы алдыннан көч җыярга. Ялның озын булуы шатландыра, күп нәрсәләр башкарып өлгерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицсораштыру