Районда кискен тын юллары вирус инфекциясе авырулары буенча статистика нинди, гриппка ничек каршы торырга - журналистлар шундый сорауларга җавап эзләде.
- Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, гыйнварның беренче яртысында кискен тын юллары вирус инфекциясе авыруларының сизелмәслек артуы күзәтелә, - дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның Алабуга районы буенча район бүлеге җитәкчесе...
Районда кискен тын юллары вирус инфекциясе авырулары буенча статистика нинди, гриппка ничек каршы торырга - журналистлар шундый сорауларга җавап эзләде.
- Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, гыйнварның беренче яртысында кискен тын юллары вирус инфекциясе авыруларының сизелмәслек артуы күзәтелә, - дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның Алабуга районы буенча район бүлеге җитәкчесе Айдар Шәрәфетдинов. - Балалар учреждениеләрендә авыруның кабынуы сизелми. 20 проценттан артык бала авырса гына карантин игълан ителә. Районда грипп белән авыручылар әлегә юк.
Айдар Юнысович сүзләренчә, профилактика зур әһәмияткә ия. Авыру таралган чорда гаммәви мәдәният һәм башка чаралар оештыруны туктатып торырга кирәк.
- Саф һавада ешрак булырга, бинаны җилләтергә, җылырак киенергә, дымлы җыештырудан баш тартмаска, кулны еш юарга, маска киеп йөрергә тәкъдим ителә. Халык средстволары - суган, сарымсак, гөлҗимеш элеккечә актуаль. Авыруның беренче билгеләре күренүгә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Эпидемиологик мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары Дамира Кашапова билгеләп үткәнчә, 1 гыйнвардан үзәк больницада кискен тын юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) буенча карантин игълан ителде. Инфекция бүлегенә өстәмә койкалар кую, авырулар янына килүчеләр санын киметү һ.б. лар чаралар комплексына кертелде.
15 гыйнварга үзәк шифаханәгә вируслы инфекция белән 39 кеше мөрәҗәгать итте. Шул исәптән - 21 бала, бишесе - бер яшькә кадәр һәм 18е - өлкән яшьтәге. Бер мәктәп укучысы һәм өлкән кеше инфекция бүлегенә урнаштырылды. 16 гыйнварда 12 менделеевлыга, шул исәптән 5 балага ОРВИ диагнозы куелды.
Аерым очракларда инфекция абдоминаль синдром белән үтә һәм эч авырту, күңел болгану, эчәклек эшчәнлеге бозылу белән билгеләнә.
- Үзеңне-үзең дәвалау рөхсәт ителми, чөнки ул эшне катлауландыра, бигрәк тә пневмония булганда. Мисал өчен, 15 гыйнварда шундый диагноз белән дүрт кешене китерделәр, берсе - бала, - дип билгеләп үтә Дамира Харисовна.
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре профилактик чаралар күрәләр.
- Әти-әниләр белән мәгълүмати эш алып барыла, - ди 13 нче балалар бакчасы мөдире Людмила Будник. - Төркемнәрдә пихта мае белән аромотерапия кулланыла, суган, сарымсак, фитотерапия, авызны чайкау һ.б. лар гамәлгә кертелә, азыкка витамин өстибез, кыскасы, авыру балаларны әйләнеп узсын өчен, мөмкин булганның барысын да эшлибез.
Ольга Смолькова
Нет комментариев