Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөек Җиңү хөрмәтенә йөзү ярышлары

Җиңү көне алдыннан "Нептун" сәламәтләндерү комплексында шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре арасында шәхси беренчелеккә йөзү буенча ярышлар оештырылды. Фронтовик Александр Волков, тыл хезмәтчәне Роза Галиева һәм ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина почетлы кунаклар булды. Спорт чарасын тантаналы марш яңгыравы һәм район гимны ачты. - Сезгә азарт һәм күтәренке кәеф телим....

Җиңү көне алдыннан "Нептун" сәламәтләндерү комплексында шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре арасында шәхси беренчелеккә йөзү буенча ярышлар оештырылды.
Фронтовик Александр Волков, тыл хезмәтчәне Роза Галиева һәм ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина почетлы кунаклар булды.
Спорт чарасын тантаналы марш яңгыравы һәм район гимны ачты.
- Сезгә азарт һәм күтәренке кәеф телим. Көчлеләр җиңсен, - дип җыелганнарны район башлыгы исеменнән аның урынбасары Рөстәм Хәбибуллин сәламләде.
- Розалия Насыйфуллина җитәкләгән "Нептун" СК коллективы исәбендә изге традицияләр күп. Бөек Җиңү көненә багышланган ярышлар - тормышлары бәрабәренә тынычлык яклаган сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт билгесе, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров.
Су юлына 40 тан артык катнашучы чыкты. Хатын-кызлар ирелк стильдә - 25, ирләр 50 метр араны үтәргә тиеш булды.
Нәтиҗәдә Юлия Сологубова ("Менделеевсказот"), Лариса Назарова ("Нептун" СК), Марина Буханова (1 нче гимназия), Тәнзилә Шәйхулова, Игорь Воробьев (менделеевск РГЭС), Алексей Соболев ("Химсервис" ҖЧҖ), Альфред Абделганиев (86 нчы янгыннан сак часте), Илдус Габизинов ("Менделеевсказот" ҖЧҖ) җиңү яуладылар.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм бассейнга йөрүгә сертификатлар тапшырылды.
- Призерлар арасына керермен дип уйламаган да идем, чөнки ярышларда беренче тапкыр катнашам. Өченче урынны минем өчен яхшы нәтиҗә дип уйлыйм. Иң мөһиме - катнашу. Бассейнга йөрү авыр хезмәт көненнән соң уңай эмоцияләр бирә, - дип бүлешә район суды судьясы Лидия Коровина.
- Бассейнда үзенчәлекле атмосфера. Йөзү белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен файдалы, - дип сүзгә кушыла ЗАГС бүлеге мөдире Гөлнара Гудовская.
"Менделеевсказот" ҖЧҖ коткаручысы Илдус Габизинов барлык ярышларда да үз категориясендә лидер була. бер бәйгедә су астында 1 минут 40 секунд торды. Бу нәтиҗә безнең командага җиңү китерде, - дип сөйли химия предприятиесенең профком рәисе Рәйхан Сабирҗанов.
- Бассейн администрациясенә һәм коллективына җылы кабул итүләре, бәйрәм өчен зур рәхмәт, - диделәр ветераннар.
Лариса Кривилева
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск спорт Менделеевск яналыклары