Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чемпионнардан мастер-класс

Олимпия уеннары ачылу көнендә "Айсберг" балалар-үсмерләр мәктәбенең хоккей секцияләре шәкертләре профессионаллар - Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккей клубы әгъзалары белән уйнау мөмкинлеге алды. Балаларга кунакка капкачы Александр Судницын, сакчы, юниорлар арасында дөнья чемпионы Максим Березкин, һөҗүмчеләр - юниорлар арасында чемпионатның көмеш призеры Павел Куликов, Петр Хохряков, Ярослав һәм Станислав Альшевскийлар килде....

Олимпия уеннары ачылу көнендә "Айсберг" балалар-үсмерләр мәктәбенең хоккей секцияләре шәкертләре профессионаллар - Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккей клубы әгъзалары белән уйнау мөмкинлеге алды.
Балаларга кунакка капкачы Александр Судницын, сакчы, юниорлар арасында дөнья чемпионы Максим Березкин, һөҗүмчеләр - юниорлар арасында чемпионатның көмеш призеры Павел Куликов, Петр Хохряков, Ярослав һәм Станислав Альшевскийлар килде.
Спортчыларны һәм кунакларны район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин һәм клуб директоры Рафыйк Якубов сәламләделәр.
Яшь хоккейчылар зур канәгатьлек һәм азарт белән "Нефтехимик" ХК тренерлары дмитрий Балмин һәм Айрат Кадейкин җитәкчелегендәге мастер-класста катнаштылар.
Балалар сәгать ярым дәвамында уен техникасын камилләштерделәр, аннан икеяклы уен оештырылды.
- Улым Хәлим бу очрашуга бик шат, - ди әнисе Ольга Муллаҗанова, һәм шул вакытта улы көндәшләре капкасына гол кертә.
Тренер Николай Медведев фикеренчә, "Нефтехимик" клубы уенчыларын яхшы сугышчы сыйфаты аерып тора, һәм бу очрашу безнекеләр өчен спорт осталыгын күтәрү өчен стимул булачак.
Анатолий Сарамаков очрашуның һәр мизгелен фотога төшерә, чөнки бозда аның улы Кирилл да бар.
Уен тәмамлангач балалар кумирларыннан автографлар алдылар һәм фотога төштеләр. Кунаклар фикеренчә, Менделеевск хоккейчыларының зур спортка эләгү шансы бар.

Ольга Смолькова
Автор фотолары

Реклама


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Нефтехимик

2
X