Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевск волонтерлары Универсиадага әзерләнә

Вәсилә Мортазина 1 нче мәктәпнең 11 г сыйныфы укучылары волонтерлар буларак халыкара күләмле чарада катнашачак. - Барысы да волонтерлар өчен сайтта анкета тутырудан башланды, - дип сөйли Регина Гәрәева. - Озакламый волонтерлар рекрутингы үзәгенә - Казан шәһәрендәге "Әкият" курчак театрына әңгәмәгә чакырдылар. Әңгәмә барышында балаларга төрле сораулар бирәләр, волонтерлык сәләтләрен...

Вәсилә Мортазина
1 нче мәктәпнең 11 г сыйныфы укучылары волонтерлар буларак халыкара күләмле чарада катнашачак.
- Барысы да волонтерлар өчен сайтта анкета тутырудан башланды, - дип сөйли Регина Гәрәева. - Озакламый волонтерлар рекрутингы үзәгенә - Казан шәһәрендәге "Әкият" курчак театрына әңгәмәгә чакырдылар.
Әңгәмә барышында балаларга төрле сораулар бирәләр, волонтерлык сәләтләрен ачыклыйлар, юнәлеш алырга ярдәм итәләр. Күптән түгел Регина уңай җавап белән хат алган, анда 2013 елның Универсиадасында кызның позициясе турында хәбәр ителә.
- Мин моңа бик шатландым, - ди Р.Гәрәева. - Берничә тапкыр укып чыктым, туганнарым хуплады. Мине пресс-объект менеджеры ассистенты итеп билгеләгәннәр, матбугат вәкилләре белән эшләячәкмен. Хәзер инде укуга барыр өчен шалтырату көтәм.
Нәфис Сираҗетдинов узган елда шулай ук гариза тутыра, портфолиосын җибәрә һәм озакламый Казанга әңгәмәгә чакырыла.
- Волонтерлар арасында яшьләр дә, чәчләренә чал кергәннәр дә бар. Үз тәкъдимеңне дәлилләү, Универсиадада катнашырга теләк булу, җиңел аралашу, инглиз телен белү һ.б. лар бәяләнде, - дип сөйли Нәфис. - Миңа нәфис гимнастика буенча чемпионатта һәм самбо буенча дөнья кубогында фотокорреспондент буларак көчемне сынап карарга тәкъдим иттеләр. Димәк, үземне күрсәтә белдем һәм мине күрделәр. Минем Универсиада волонтеры булуымны раслаган хәбәр килде. Безгә өчәр көнлек өч тренинг үтәргә кирәк. Универсиадада катнашудан якты хисләр, яңа танышулар һәм уңай тәҗрибә алырмын дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Универсиаданы каршылап