Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Нептун” бәйрәмендә

Җәйге каникул көннәре балаларга кызыклы чараларда катнашу мөмкинлеге бирә. Социаль яклау үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә калган малайлар, кызлар өчен "Нептун" бәйрәме оештырдылар. Ул Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан әзерләнде. Үзенчәлекле чара "Өмет яры" үзәгенең сенсор бүлмәсендә узды. Төрле төс белән уйнаган утлар, "йолдызлар" җемелдәве,...

Җәйге каникул көннәре балаларга кызыклы чараларда катнашу мөмкинлеге бирә.
Социаль яклау үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә калган малайлар, кызлар өчен "Нептун" бәйрәме оештырдылар. Ул Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан әзерләнде. Үзенчәлекле чара "Өмет яры" үзәгенең сенсор бүлмәсендә узды. Төрле төс белән уйнаган утлар, "йолдызлар" җемелдәве, тыныч, моңлы музыка һәм диңгез суы шавы - барысы да могҗизалы диңгезне хәтерләтте.
Очрашуның максаты - балаларда патриотик хисләр тәрбияләү һәм җыелганнарның эмоциональ халәтен яхшырту. Бай тарихлы, данлыклы Россия Хәрби-диңгез флоты турында сөйләү һәркемдә горурлык хисләре уятты. Кунаклар уйлары белән ерак диңгез буенда булдылар, су астында яшәүчеләрне күзалладылар. Маяк утлары аларны яңадан ярга "кайтарды". Сәяхәттән алган тәэсирләр соңрак кәгазь битләренә, яктыртылган комлы өстәлгә рәсем булып төште. Үзенчәлекле бәйрәм "Диңгез аҗдаһасының койрыгын эләктер" дигән уен белән тәмамланды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ќђйге яллар

2
X