Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Петербургтан җиңү белән

Восток-Запад" халыкара олимпиадасы Санкт-Петербургка Россиянең барлык почмакларыннан һәм чит илләрдән 50 меңнән артык катнашучыны җыйды. Ярышлар тхэквондо, сугышчан самбо, дуйлянь, поитфайтинг, кобудо, кумбо, тайча бокс һ.б. лар буенча узды. "Сатори" клубы һәм "Химик" ССК спортчылары Татарстан җыелма командасы составында уңышлы чыгыш ясадылар. Лилия Богатовада һәм Сергей Лисютинда шөгыльләнүче Богдан Подшивалов,...

Восток-Запад" халыкара олимпиадасы Санкт-Петербургка Россиянең барлык почмакларыннан һәм чит илләрдән 50 меңнән артык катнашучыны җыйды.
Ярышлар тхэквондо, сугышчан самбо, дуйлянь, поитфайтинг, кобудо, кумбо, тайча бокс һ.б. лар буенча узды.
"Сатори" клубы һәм "Химик" ССК спортчылары Татарстан җыелма командасы составында уңышлы чыгыш ясадылар. Лилия Богатовада һәм Сергей Лисютинда шөгыльләнүче Богдан Подшивалов, Шамил Хөсәенов, Гөлназ Минаҗетдинова исәбендә - алтын медальләр, Гөлшат Минаҗетдиновада - алтын һәм бронза, Лариса Павловада - көмеш, Роман Филатов, Наталья Минебаевада - алтын һәм көмеш, Максим Кузнецовта - көмеш һәм бронза. Алар кобудо буенча ярышларда катнаштылар. Роман һәм Гөлназ үзләрен сугу көче буенча бәйгедә сынап карадылар һәм ике призлы урын яуладылар.
Республиканың җыелма командасы, беренче урын алып һәм 52 медаль яулап, иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Менделеевск командасы тату һәм бердәм буларак билгеләнде.
Ярышларның тыгыз графигына карамастан, балалар тарихи урыннарны да карарга өлгерделәр. Шәһәр матурлыгы, чисталыгы, бай тарихы һәм халкының кунакчыллыгы белән таң калдырды. Сәяхәт турында истәлеккә фотографияләр калды, шул исәптән танылган сугышчылар һәм актер Вилле Хаапасало белән.
- Петербургка бару Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, республиканың кобудо федерациясе һәм, әлбәттә инде, балаларының җиңүенә ышанган ата-аналар ярдәме белән мөмкин булды, - диде "Сатори" клубы директоры Лилия Богатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары СанктПетербургка