Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт – яшәү рәвеше

- Узган атна район тормышы якты спорт вакыйгалары белән истәлекле булды, - дип хәбәр итте яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров. - 17 гыйнвардан 19 ына кадәр "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында кикбоксинг буенча Татарстан чемпионаты узды. Анда Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга, Әгерҗедән 245 кеше катнашты....

- Узган атна район тормышы якты спорт вакыйгалары белән истәлекле булды, - дип хәбәр итте яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров. - 17 гыйнвардан 19 ына кадәр "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында кикбоксинг буенча Татарстан чемпионаты узды. Анда Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга, Әгерҗедән 245 кеше катнашты. Район җыелма командасы 8 медаль (өчесе - алтын) яулады.
19 гыйнварда "Айсберг" Боз сараенда икенче тапкыр район башлыгы призына хоккей буенча турнир оештырылды, анда өч команда арасында республиканың хокук саклау органнары хезмәткәрләре командалары һәм Менделеевск җыелма командасы көч сынашты. Турнирда булган өч генералның икесе командалар составында уенда катнашты. Җиңүче кубогы Югары Суд командасына бирелде.
Район башлыгы Игорь Привалов турнирны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан предприятие, оешма җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
- Мин Л.Карпов исемендәге химия заводы генераль директоры Дамир Шәмсинга, Менделеевск икмәк заводы директоры Роберт Гаффаровка иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәтле. Шулай ук яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә, мәгариф идарәсенә, - диде ул. - Район кунаклары - рәсми шәхесләр чараның югары дәрәҗәдә әзерлекле булуын билгеләп үттеләр. Иң мөһиме, бездә яшьләр арасында спортны популярлаштыру буенча эш алып барыла.
Турнир барышында ТР прокуроры Кафил Әмиров дөрес билгеләп үтте: "Башта без балаларны секциягә куып кертәбез, аннары аларны чыгарып булмый". Чыннан да, уен мавыктыргыч узды. Балаларның күзләре ничек янганны күрергә кирәк иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тљп трибунадан

2
X