Куркынычсыз су керү безнең кулларда
Су керүнең кызу чоры. Сулыкларда фаҗигале хәлләр булуга карамастан, МЧС коткаручылары билгеләвенчә, соңгы елларда суда үлүчеләр саны сизелерлек кимеде. Ләкин агымдагы елда сулардагы күңелсез хәлләр кабат артты. Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен профилактика чараларын исегезгә төшерәбез.
Күңелсез статистика
Республикада ел башыннан 56 кеше батып үлде, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 35 кешегә артык. Районда су керү сезоны башында суларда ике кешенең гомере өзелде, шул исәптә бер бала (2007 елда – 0).
Кешеләр үлеменең сәбәбе, дип искә төшерә район буенча МЧС хезмәткәрләре, суларда тәртип кагыйдәләрен бозу. Бу алкоголь куллану, “Су керү тыела” билгеләрен инкарь итү. Әгәр дә аншлаг су керүне тыя, ә сәбәбе язылмаган икән – бу түбәндәгене аңлата: су пычрак яисә сулык төбе чүпле яисә сулык экологик чиста түгел яисә су керүчеләр белән булган күңелсез хәлләр ачыкланган.
Су керү файдалы булсын өчен
Җәй – ял итү өчен менә дигән вакыт, ә су – организмны сәламәтләндерү өчен иң яхшы чара. Ләкин су кергәндә тиешле кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Эмчээсниклар суда төп тәртип кагыйдәләрен искә төшерәләр.
Махсус билгеләнгән урыннарда гына су керегез, бәхетсезлек очрагы булганда коткаручысы булган җиһазландырылган пляжда.
Исерек хәлдә су кермәгез, бу суда үлем очрагының төп сәбәбе.
Якын килүче катерлар, көймәләр янына йөзеп бармагыз, алар астына чумарга ярамый – бу тормыш өчен куркыныч.
Сулыкларда кечкенә көймәләрне кулланганда тиешле кагыйдәләрне үтәгез, ә коткаручы жилетларны кию мәҗбүри.
Кабаручы йөзү средстволарын кулланмагыз, аеруча йөзә белмәгәндә. Аз гына искән җил дә аларны яр буеннан ераклаштыра.
Суда чумып һәм йөзүчеләрне тотып уйнамагыз.
Бәла булуы турында ялган сүзләр сөйләмәгез.
Кичке һәм төнге вакытларда берүзегез генә су кермәгез. Төнлә аз гына курку да төшенкелеккә бирелергә сәбәп була – суга батуның беренче сәбәбе.
Өшү – суда иң куркынычы. Су кергәндә +18 градус, һаваныкы +20 С булырга тиеш.
Балалар суга өлкәннәр контроле астында гына керергә тиешләр. Сулыклар янында аларны күзәтүчесез калдырырга ярамый.
(МЧС материаллары буенча Роза Шәрәфиева әзерләде).
Үзеңне коткару буенча киңәшләр
Суда көзән җыерса: каушап калмагыз, аркада йөзеп, үзегезнең мускулларыгызны ышкыгыз һәм ярдәмгә чакырырга оялмагыз.
Су йотсагыз, туктагыз, башыгызны су өстенә күтәрегез һәм ютәлләгез. Куллар һәм аякларны хәрәкәтләндерү суда вертикаль рәвештә торырга һәм яр буена йөзәргә ярдәм итәчәк.
Су әйләнмәсенә эләксәгез үпкәгә күбрәк һава алыгыз. Су астына төшегез һәм агым уңаена таба бик тиз йөзәргә тырышыгыз.
Су үсентеләренә уралсагыз, кискен хәрәкәтләр һәм омтылышлар ясамагыз. Аркага ятыгыз һәм талгын гына хәрәкәтләр белән кайсы яктан килгән булсагыз шул якка таба йөзегез. Бу гына ярдәм итмәсә, аякларны корсак янына күтәреп сак кына сү үсентеләреннән котылырга тырышыгыз.
Көчле агымга эләккәндә югалып калмагыз – ярга табарак шуышып агым уңаена йөзеге.
Үз-үзеңне коткарганда иң мөһиме – каушамаска, үзеңне кулга алырга, булган хәлдән тыныч кына котылу юлларын эзләү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев