Менделеевск районында 42 фермерлык һәм 2,5 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык гамәлдә. 2014 елда алар 81 миллион сумлык (2013 елда - 75 млн. сум) продукция сатты, үсеш 108 процент тәшкил итә.
Татарстан лидеры стратегиясе белән бизнесны үстерү өчен ышанычлы гарантия тәэмин ителә. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдына кече һәм урта бизнесны...
Менделеевск районында 42 фермерлык һәм 2,5 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык гамәлдә. 2014 елда алар 81 миллион сумлык (2013 елда - 75 млн. сум) продукция сатты, үсеш 108 процент тәшкил итә.
Татарстан лидеры стратегиясе белән бизнесны үстерү өчен ышанычлы гарантия тәэмин ителә. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдына кече һәм урта бизнесны үстерү бурычын куйды. Кризиска карамастан, республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм буенча бер генә чарасы да бетерелмәде. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 2011-2014 елларда Президентның төрле программалары һәм грантлары буенча 18 крестьян-фермер хуҗалыгы 26,4 миллион сумлык финанс ярдәме алды, алар гаилә фермаларын үстерүгә тотылды. Сәйтәк авылыннан Харитоновларның гаилә бизнесы нәкъ менә милли проект кысаларында дәүләт кредиты ярдәмендә оешты һәм үсеш алды.
Гаилә эшенең алга китеше ир һәм хатынның эшмәкәрлек сәләте, хезмәт сөючәнлеге, сәламәт дәрәҗә яратуына бәйле. Һөнәре буенча бухгалтер булган Раушания Шәрифҗановна җиңнәрен сызганып терлек карый, продукцияне сата, өй эшләрен тәртиптә тотарга да җитешә. Харитоновлар хуҗалыгында 52 баш мөгезле эре терлек, шул исәптә 25 савым сыер.
23 яшьлек уллары Рафаил һәм 22 яшьлек кызлары Ларисаны да авыл бизнесы җәлеп итә, алар фермер хуҗалыгы оешкан көннән әти-әниләренә булыша.
- Без эшләргә күнеккән, - ди Раушания. - Мини-ферма барлыкка килү белән, мәшәкать артты, йокларга берничә сәгать кенә вакыт кала. Әмма эшләве кызык һәм табышлы. Сөт продукциясе - эремчек, каймак, сөт, майны базарга үзебез алып барып сатабыз, аларга ихтыяҗ зур.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының гаилә фермаларын үстерү буенча программасы сала кешесе өчен зур таяныч булды. Харитоновлар конкурста катнаша һәм 1750 мең сумга грант оталар. Бу акчага үзләре туплаган 1250 мең сумны кушып, 100 баш терлеккә сарай төзиләр. Аның эчен бизисе һәм җиһазлыйсы гына калган (сөтүткәргеч, танк-суыткыч урнаштырырга).
Гаилә фермаларына ярдәм программасы буенча аларга 15 баш нәселле тана бирелде. ТР Икътисад министрлыгы линиясе буенча "Лизинг-грант" программасында катнашып, МТЗ-82 тракторы, "Газель" автомобиле алганнар. "Агроидея" ҖЧҖ аша фермер Харитоновларга культиватор бирелә.
48 яшьлек Георгий Андреевич техниканы бик яхшы белә. Шунлыктан, чәчү, җыю агрегатлары һәрвакыт әзерлек сызыгында. Терлекчелек - тырышлык, күпчелек кул хезмәте таләп итә торган процесс. Күпьеллык үлән чәчелгән 24 гектар пай җирендә терлек азыгын хуҗа берүзе әзерли.
- Терлекләрне ашату өчен ашлыкны сатып алырга туры килә. Хәзер дә җиребез җитми, ферманы куллануга тапшырып, малларның баш саны икеләтә артса, нишләрбез, - ди фермер.
Харитоновлар сөтне эшкәртү һәм төреп сату буенча мини-цех ачарга ниятлиләр. Төзелеш, продукция җитештерү белән мәшгуль фермерның шәһәр базарына барып сәүдә итеп йөрергә вакыты калмый. Алыпсатарларга сөтне тапшыру отышлы түгел, бәясе түбән. Гаилә фермалары, сөт җитештерүдән тыш, башка күп бурычларны хәл итә. Ә иң мөһиме, алар авыл җирендә өстәмә эш урыннары булдыра, традицион яшәү рәвешен саклый. Фермерларга ярдәм, гаилә фермаларын үстерү, җитештерүне модернизацияләү, техника һәм җиһазлар сатып алу программалары нигезендә ирешелгән үзгәрешләр аграр өлкәдә эшләүчеләрдә җирнең чын хуҗасы булу хисен тәрбияли.
Нет комментариев