Һава торышы начараюга карамастан, Тихоновода авыл бәйрәме үткәрелде. Традиция буенча ул изгеләндерүче Тихон Амафунский көнендә билгеләп үтелә, аның хөрмәтенә 1862 елда авыл Тихоново дип аталган.
- Тихоново храмында престол бәйрәме иртәнге сигездә гыйбадәт белән башланды. Чарага Түбән Камадан музыка училищесы студентлары - җырчылар төркеме белән Алексей атакай килде, - дип...
Һава торышы начараюга карамастан, Тихоновода авыл бәйрәме үткәрелде. Традиция буенча ул изгеләндерүче Тихон Амафунский көнендә билгеләп үтелә, аның хөрмәтенә 1862 елда авыл Тихоново дип аталган.
Кич белән халык клуб янына җыелды. Виктор атакай храм тарихы турында сөйләде, диннән читләшеп тору еллары турында ачынып әйтте, чиркәүне бергәләшеп торгызу кирәклеген искәртте һәм җыелганнарны бәйрәм белән котлады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев җирлек башлыгы Алексей Кармановка борынгы традицияләрне торгызуга керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды, авылның перспективалары турында сөйләде. Бәйрәмгә Татар Чаллысы, Иске Гришкин, Ижевкадан милли ишегаллары һәм концерт номерлары белән делегацияләр килде.
Алексей Карманов педагогик хезмәт ветераннарын, Рейслар гаиләсен, яшь гаиләләр, юбилярларны, "Сатори" клубы шәкертләрен, уллары армия хезмәтендә булган аналарны, ярдәмче хужалыклар хезмәтчәннәрен, игенчеләрне, авылның мәдәният һәм медицина хезмәткәрләрен бүләкләде. Григорий Галкин һәм Эльмира Сандакова башкаруында җырлар яңгырады. Бәйрәм чарасы спорт ярышлары, күрсәтмә чыгышлар һәм конкурслар белән төгәлләнде.
Нет комментариев