2 март 2012 яңалыклары
-
Хезмәтеннән тәм таба
Социаль яклау үзәгенең реабилитация бүлегендә дәвалау физкультурасы инструкторы хезмәтен башкаручы Галина Спиридонова турында газетага язарга аның кул астында шөгыльләнүчеләр үтенделәр. Галина Ильинична белән сәламәтләндерү төркеменә йөрүчеләргә шөгыльләр үткәргән көнне күрешеп сөйләштек. - Спортка, хәрәкәткә мәхәббәт табигатьтән бирелгәндер, кечкенәдән шул өлкәдә үземне иркен сиздем. Мәктәп һәм студент елларында ярышларның берсен дә...
-
Җыеннар дәвам итә
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Ижевка Еллык эшчәнлеккә йомгак ясап, җирлек башлыгы Валентина Пономарева болай дип белдерде: - Авыл җирлегендә халык яшәешен тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Җирлек инфраструктурасына балалар бакчасы, мәктәп, ФАП, почта бүлекчәсе керә. Ижевкада 1010 кеше яши. Узган елда авылга 11 гаилә күчеп килгән....
-
Җиңүгә ирештеләр
Самарада традицион халыкара брейк-данс фестивалендә Менделеевскиның "The funk it" командасы үзенчәлекле чыгыш күрсәтте һәм икенче урын яулады. Татарстан данын яклаган "Мастер" клубында шөгыльләнүче биючеләр чыгышы тәҗрибәле хөкемдарларны да таң калдырды. Егетләр һәм кызлар, Самара, Сочи, Казахстан җыелма коллективларын артта калдырып, финалда Урал командасы белән көч сынаштылар. Яр Чаллыда узган фестивальдә...
-
Бәйрәм кунаклар җыя
Яңабирде авылы халкы кышның соңгы көннәрендә традиция буенча Масленица чарасында катнаша. Быел да мәдәният йорты директоры Майя Антонова әзерләгән бәйрәмгә яше дә, карты да килде. Таудан шуу, атта түгәрәк әйләнү, кар йомарламы белән бәрешү, Кыш бабай ясау кебек кышкы уеннар күпләрне җәлеп итте. Конкурс-ярышлар ансамбльләр чыгышы, җыр-биюләр белән аралашып барды....
-
Яшьләр актив булырга тиеш
Яшьләр программаларының эшләве, спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру һәм яңа республика проектларында катнашу икенче яшьләр форумының төп мәсьәләләре булды. Утырыш сәнгать мәктәбендә делегатлар, чакырылганнар, ведомстволар һәм службалар җитәкчеләре катнашында узды. - Замана ата-аналары балаларының төп ихтыяҗларын канәгатьләндерергә - ашатырга һәм киендерергә генә омтылмыйлар, әхлакый яктан үстерергә, конкуренциягә сәләтле итәргә дә телиләр,...
-
Иң мөһиме – янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү
Эшлекле дүшәмбе узган атнага йомгак ясаудан башланды. Район җитәкчесе Игорь Привалов көн тәртибендәге мәсьәләләрне хәл итүне атнаның сәяси, мәдәни-гаммәви һәм спорт чараларына бай булу хәбәреннән башлады, алар арасында - кичерү якшәмбесе белән тәмамланган православие бәйрәме - Май чабу атнасы. - Дүшәмбедән Зур пост башланды. Бу көннәрнең мөһимлеге үзеңне ашаудан чикләүдә...
-
Халык өчен җырларга
Гассар исемендәге мәдәният сараенда сугыш һәм хезмәт ветераннары хоры оешуга 25 ел тулуга багышланган кичә-концерт булды. Мәдәният сарае фоейсында юбилей кичәсенә килгән кунакларны хуш исле чәй һәм тәмле ризыклар белән каршы алдылар. Хорга йөрүчеләр кулы белән эшләнгән әйберләр күргәзмәсен менделеевлылар зур кызыксыну белән күзәттеләр. Анда кәгазь, тукыма, агач һәм башка...