5 июль 2013 яңалыклары
-
Менделеевлыларны ниләр борчый?
Газета укучыларның сорауларына район башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын үтәүче Равил Хисаметдинов җавап бирә. - Район территориясен чистарту, төзекләндерү һәм тәртиптә тоту 2011 елның 27 апреленнән Советның 46 нчы карары белән расланган "Менделеевск муниципаль район территориясен җыештыру, чистарту, тиешле тәртиптә тотуны оештыру, тышкы төзекләндерү кагыйдәләре" буенча оештырыла. ◙ ◙ ◙ Татьяна...
-
Хөрмәткә лаек
Һәр елны июньнең соңгы шимбәсе көнне Россиядә уйлап табучы-рационализаторлар көне билгеләп үтелә. Л.Карпов исемендәге химия заводының ГОБ цехы слесарь-ремонтчысы Рамил Шиһабетдинов бу көнне шулай ук котлаулар кабул итә. Рамил Равилевичның өч дистә елдан артык гомере шул предприятие белән бәйле. Түбән Кама шәһәренең 46 нчы һөнәр училищесын тәмамлап, армия хезмәтеннән соң,...
-
Юбилярларга котлаулар белән
1 июль көнне Камай авылы ветераны Миннафа Гатиятуллина 90 яше тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Зур бәйрәм табыны артында юбилярның күпсанлы туганнары, дуслары, күршеләре җыелды. Хөрмәтле ветеранны сәламләп, район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын укыды: "Сезнең буын, кискен сынаулар аша үтеп, җиңде, илебезнең бәйсезлеген, иреген...
-
Юбилярларга котлаулар белән
29 июньдә Бәзәкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Миннәхмәт Гыймазетдинов якыннары һәм туганнары янәшәсендә 90 яшен билгеләп үтте. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина ветеранны котларга килеп, аның туганнары белән бергә гаилә өчен мөһим вакыйга шатлыгын уртаклаштылар.Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм...
-
Саранча Менделеевскига килеп җитте
2 июльдә Бәзәкә авылы җирлеге территориясендәге "Кама" колхозы" кырларында куркыныч корткыч - итальян прусы булуы ачыкланды. Гадирәк итеп әйткәндә - бу итальян саранчасы, - дип билгеләп үтә "Россельхозцентр"ның ТР буенча идарәсе филиалының Менделеевск районы бүлеге баш агрономы Николай Токарев. - Алар һәм личинкалары Татар Тәкәше авылына бара торган юлда күренгән,...
-
Коену сезоны башланды, ә пляж шул ук хәлдә
Җәйге эссе көннәрдә шәһәр һәм район халкының күбесе елга һәм күлләрдә су коенуны кулай күрә.Тойма һәм Чулман елгалары янында олысы- кечесе яр буенда комга ятып кояшта кызына, колач җәеп суда йөзә, балалар комда - төрле уеннар, үсмерләр исә туп уйный, өлкәннәр ял итә. Шәһәр пляжы торышы ни дәрәҗәдә? Бу сорауга...
-
Туучылар саны арткан
ЗАГС бүлеге мөдире Гөлнара Гудовская белдерүенчә, мәгълүматларны май ае белән чагыштырсаң, июньдә 36 туу кенәгәсе тапшырылган (узган айда 25). Ата-аналар исемнәрнең ниндиен генә сайламыйлар. Кайберләре белән сезне дә таныштырабыз - Клим, Азиз, Сафина, Демьян, Алихан, Абдул. Гаилә коручылар да дүрт тапкырга арткан. Туй уйнау өчен җәй аеның иң ямьле чорын...
-
Аммоний” заводына җиһазлар килде
"Аммоний" ААҖ аммиак, метанол һәм бөртекле карбамид җитештерү буенча комплекс төзелеше мәйданчыгына эре габаритлы технологик җиһазның беренче партиясе килде. Эретоннажлы җиһазны кабул итү өчен узган ел Алабугада Кама елгасы буенда махсус причал төзелде, анда йөк төягән баржа туктый. Чит ил подрядчылары өчен (Япония) төзелеш мәйданына 16 берәмлек эре габаритлы технологик...