8 август 2012 яңалыклары
-
Яңа штрафлар турында
РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 1 июльдән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның күпчелек пунктларына штрафлар сизелерлек артты. Ут үткәрү техник регламенты таләпләренә туры килмәгән пыялалар куелган (шул исәптән үтә күренмәле төсле пленкалар белән капланган) транспорт средствосы белән идарә өчен штраф элеккечә кала - 500 сум. Ләкин өстәмә чара...
-
Аңа полиция рәхмәтле
Автомеханика техникумы студенты Илүс Исламов ЭЭМ бүлегенең кыйммәтле бүләге һәм рәхмәт хаты белән билгеләнде. Үсмернең ярдәме, аның төгәл гамәлләре белән вакытлыча тоту изоляторыннан качкан хөкем ителүче тоткарланды. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Геннадий Сушков шәхси состав каршында тантаналы төстә Илүскә хокук саклау органнарына ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм лаеклы...
-
Күңеле игелектә
Авыр тормыш хәлендә калган балаларны тәрбиягә алган Надежда Николаевна һәм килене Ирина Борисовна Самариналар редакциягә икенче ел Ижевка авылы җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Валентина Пономарева турында язып чыгу турында мөрәҗәгать иттеләр. Хәзер Самариналарда биштән унҗиде яшькәчә 16 бала гаилә җылысы тапкан. Аларның әти-әниләре исән-имин. Тик алар балаларына тиешле тәрбия бирүгә...
-
Сез бакчада эшләргә яратасызмы?
Менделевлыларның күбесе тормышларын бакча мәшәкатьләреннән башка күз алдына да китерми. Кемнәрдер бакчаны артык уңышны саткалап, матди якны яхшырту, кайберәүләр җирдә эшләп канәгатьлек алу, свежий җиләк-җимеш, яшелчә белән гаиләне тукландыру, кемнәрдер дача территориясен фантазияне җыеп иҗат итү урыны дип саный. Әлфия Гыйльметдинова, пенсионер: - Бакчабыз туган авылым Песәйдә. Кечкенәдән җирне әти-әни...
-
Символлар һәм аллегорияләр теле
Истәлекле дата алдыннан газета редакциясенә менделеевлылардан берничә шалтырау кабул ителде. Алар шәһәр символикасы турында тулырак белергә телиләр - Менделеевскиның үз гербы кайчан барлыкка килгән, ул нәрсәне аңлата һәм авторлары кем. Шәһәрнең үз гербы булу хокукы Россиядә унсигезенче гасыр ахырында барлыкка килә, хәер, герблар турында феодаль җәмгыять заманыннан ук билгеле. 1781...
-
Кирпеч белән суккан
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә теркәлгән ике җинаятьнең берсе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Курорт", "Мәк" операцияләре үткәрелде, 1217 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Алкоголь сатканнар Шәһәрдәге ике сәүдә ноктасында 9 сәг. 30 минутта һәм төнге 12 дә спиртлы эчемлекләр сату очрагы теркәлә. Беренче...
-
Янгыннар сигез тормышны алып китте
Район территориясендә янгыннар белән хәл катлаулы булып кала. Алты айда 18 янгын теркәлгән, бу 2011 елның шул чоры белән чагыштырганда өч очракка күбрәк. Янгыннардан матди зыян 9,5 тапкырга диярлек артты һәм 2302187 сум тәшкил итте. Ләкин, халык арасында профилактик чараларга һәм аңлату эшләренә карамастан, янгыннарда кешеләрнең үлүе аерым борчылу тудыра....
-
Тогайда бәйрәм
"Юность" район мәдәният йорты хезмәткәрләре (Р.Фәрхетдинова) кече авыллар өчен бәйрәмнәр оештыралар. Күптән түгел тогайлылар шундый чарада күңел ачтылар. Алып баручы Рәкыйга Хәмәтгалимова туган авылга, аның гүзәл табигатенә, тырыш, хезмәт сөючән халкына дан җырлады. Район һәм Абалач мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Елена Дунаева, Григорий Галкин, Ләйсән Чанышева, Фиргат Шакиров, Лилиана...
-
Наркотикларсыз киләчәк
Җомга көнне район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин рәислегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышында үсмерләрнең һәм яшьләрнең наркотиклар куллануына каршы тору буенча җитди сөйләшү булды. Россиянең ТР буенча ФКСН Идарәсе Алабуга районара бүлеге вәкиле Роман Крылов кодеинлы дару средстволарын сатканда ачыкланган хокук бозулар, район территориясендә урнашкан даруханәләр челтәрләренә рейд тикшерүләре үткәрү...
-
Аварияләр атнасы
28 июль-3 август аралыгында район юлларында өч авария теркәлде. Тормозы тотмаган вахта автобусының тукталышны һәм фонарь баганасын бәрдерүе турында язган идек инде. 29 июльдә химзавод проходное янында исерек килеш җиңел машина йөрткән 1975 елгы шофер идарәне югалта һәм юл кырына төшә. Авария нәтиҗәсендә автомобиль пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән больницага...
-
Ярдәм вакытында күрсәтелде
Илнәт авылына әбисенә кунакка кайткан сигез яшьлек Вадим Корнилов турында бәхетле сәгатьтә туган дип әйтеп була. Малай, һәр көндәгечә, иртәләрен дуслары белән Ерыкса елгасы буенда башлый. Кайчандыр тулы сулы елга, чыпчык тәпиен күмәрлек кенә калган булса да, балаларның яраткан урыны. Ул көнне дә малайлар авылның кемедер су җыю сәбәбе белән...
-
Эшмәкәрләр җыелышы
Узган атнада район эшмәкәрләре берлегенең чираттагы җыелышы булды. Аны район җитәкчесе Игорь Привалов ачты һәм көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясаучы докладчыга сүз бирде. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, промышленность, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә йогынты күрсәтү буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева чыгышы 2012 елның беренче яртысында районда кече һәм урта бизнес предприятиеләре...
-
Фадеевларның гаилә башлыгы
3 июльдә Яңабирде авылыннан Фадеевларның зур һәм тату гаиләсе күркәм вакыйганы билгеләде. Сугыш кыенлыкларын кичергән, Япония сугышында катнашкан династия башлыгы Илья Егоровичка 85 яшь тулды. Дөресен генә әйткәндә, аңа шуның кадәр яшь биреп тә булмый. Көр күңелле, ачык, игелекле юбиляр, һәрвакыттагыча мөлаем елмаеп, тормыш иптәше Нина Кузьминична, балалары һәм оныклары...