“Безнең мәктәп иле”
Шундый исемдә 3 нче мәктәптә укытучылар көне һәм мәгариф учреждениесенең 30 еллыгына багышланган чара узды.
Бәйрәм көнендә иртә белән үк мәктәп фойесында музыка яңгырады. Укытучыларны өлкән сыйныф укучылары "пиратлар" образында каршы алдылар һәм аларны үзләренең "корабльләренә" алдылар. Квест барышында педагоглар ребуслар, кроссвордлар чиштеләр. Чара ахырында барлык остазларны татлы призлар көтте....