15 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Браслет белән арест астында
Февраль аенда суд тарафыннан ел ярымга хөкем ителгән 23 яшьлек менделеевлы күптән түгел электрон браслет киеп карады. Инспекция начальнигы Ирина Шакирова аңлатканча, РФ җинаять-башкарма кодексының 60 нчы маддәсе нигезендә күзәтчелек итү һәм хөкем ителгәннең тәртибе турында мәгълүмат алу максатында браслет - алыштыргысыз әйбер. Контрольнең әлеге төре хөкем ителгәннәрне яңа җинаять...
-
Ушковлар истәлеге
Бу фотоны безгә хезмәт ветераны Наил Гайнетдинов алып килде. Аның бай фотоархивында төрле заманнарның истәлекле вакыйгаларын, тарихи мираска ия биналарны чагылдырган рәсемнәр күп. - Фотодагы бинаның стенасына химикатлар сеңеп беткән, - дип яза наил ага. - Монда берәр төрле цех эшләгәндер. Янәшәсендә пекарня һәм немец, япон әсирләрен ашата торган ашханә...
-
Район башлыгы сугышчы-интернационалистлар белән очрашты
10 гыйнварда "Ветеран" үзәгендә район башлыгы Игорь Приваловның Әфганстан, Чечня сугышлары ветераннары белән очрашуы булды. Җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Игорь Анатольевич болай дип ассызыклады: - Мондый очрашуларның традициягә керүен һәм һәр елны гыйнвар башында кабатлануын теләр идем. Моның өчен сәбәпләр күп. Бер-беребезнең гозерләрен ишетү, узган елга нәтиҗә ясау, киләсе елга план...
-
Хәрби комиссариат уңышы
Республика хәрби комиссариатының йомгаклау киңәшмәсендә Менделеевск районы бүлеге эшчәнлеге уңай бәяләнде. Бүлек үз төркемчәләрендә хәрби комиссариатның гомуми служба нәтиҗәләре буенча икенче урын яулады. Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин бүлек җитәкчесе Дамир Вәлиевка Грамота тапшырды. Тойгуҗада Мәүлид
-
Гимназиялеләр алдынгылар
"Парламент дәресләре" кысаларында укучылар һәм укытучылар арасында оештырылган республика конкурсларында 1 нче гимназия уңыш яулады. "Россия һәм Татарстан дәүләт символлары" рәсем бәйгесендә дүртенче сыйныф шәкерте Эмиль Вәлиев уңышка иреште. Ул дипломга ия булды (укытучысы Татьяна Анисимова). Дәүләт Советы иң яхшы эшләрдән календарьлар бастырган. Тарих укытучы Эльмира Вәлиева Россия Конституциясенә 20...
-
Руль артында исерекләр
Менделеевск ЮХИДИ бүлеге биргән мәгълүмат буенча, 10-12 гыйнвар көннәрендә исерек килеш машина йөртүче алты менделеевлы ачыкланган. Суд карары буенча, алар йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителәләр һәм 30 мең сум штрафка тартылалар.
-
Ат елының беренче сабые
Загс бүлеге мөдире Гөлнара Гудовскаяның узган ел нәтиҗәләре буенча биргән мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2013 елда 395 бала туган (2012 елда - 384). Ат елында беренче туу турында таныклык Лидия белән Илшат Кәшиповлар гаиләсендә дөньяга килгән Ибраһимга бирелде. Хәзер гаиләдә өч малай үсә. Олег Минеев белән Фатыйма Шорина 2014 елда теркәлгән беренче...
-
Яңа йорт та, эш урыны да
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районның ике авылында - Яңабирде һәм Ижёвкада полициянең участок вәкилләре өчен административ-торак комплексларын ачу тантанасы булды. Яңа йортлардан ачкыч тапшыру церемониясендә Россия ЭЭМ Татарстан буенча министр урынбасары, төп тикшерү идарәсе начальнигы юстиция полковнигы Иван Китов, район башлыгы Игорь Привалов, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов катнашты....