Киләчәк буынга мирас – ихластан язылган юллар
Якташыбыз, шагыйрь, язучы, журналист Егор Уткин хөрмәтенә 27 июльдә Шигърият көнен үткәрү изге традициягә әйләнде.
Шагыйрьнең туганнары, дуслары, аның талантын яратучылар, җәмәгатьчелек ел саен диярлек әдәби-музыкаль чара уздыру инициаторлары булалар.
Исән булса, быел җәй Е.Уткинга 80 яшь тулыр иде. Аның тынгы белмәс йөрәге 1977 елда тибүдән туктады. 45 яшендә фани...