Бай уңыш җыйдылар
"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче балалар учреждение ишегалдында бай яшелчә уңышы алдылар.
Иртә яздан җирне чәчүгә әзерләп, суган, кишер, кызыл чөгендер, кабак, бәрәңге, яшел тәмләткечләр, ташкабак утырттылар. Теплицада үскән кыяр җәй дәвамында сыйланырга җитте. Җир биргән байлыклардан һаман да ризык әзерлиләр, төрле салатлар ясыйлар, кышка да бераз запаслаганнар. Директор урынбасары Е.Петрова...