19 октябрьдә район муниципалитеты залында Менделеевск муниципаль район Советының 25 нче чираттан тыш утырышы булды.
Л.Кривилёва
Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Президенты аппараты җитәкчесенең территорияләр белән эшләү буенча урынбасары Илнур Гарипов катнаштылар. Район башлыгын һәм җирле властьның вәкиллекле органына җитәкче сайлау көн тәртибендәге төп мәсьәлә булды.
Шуны искәртеп...
19 октябрьдә район муниципалитеты залында Менделеевск муниципаль район Советының 25 нче чираттан тыш утырышы булды.
Л.Кривилёва
Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Президенты аппараты җитәкчесенең территорияләр белән эшләү буенча урынбасары Илнур Гарипов катнаштылар. Район башлыгын һәм җирле властьның вәкиллекле органына җитәкче сайлау көн тәртибендәге төп мәсьәлә булды.
Шуны искәртеп үтәбез, 2011 елның 19 декабрендә район һәм җирле үзидарә шәһәр Советының уртак утырышында элеккеге район җитәкчесе үз вәкаләтләрен туктатты, шулай ук Илдар Шәүкәтович катнашында ТР Президенты йөкләмәсе буенча башкарма комитет җитәкчесе вазифалары Игорь Приваловка йөкләнде.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Мехәмәтнур Сабитов Абалач һәм Монаш авыллары җирлекләре, шулай ук җирле үзидарә шәһәр Советы утырышлары нәтиҗәләре белән таныштырды, аларда район Советына Менделеевск шәһәре башлыгы Игорь Привалов, Абалач һәм Монаш җирлекләреннән Рөстәм Гафаров һәм Ролан Шәмсетдинов сайландылар.
ТР Сайлау кодексының 120 нче маддәсе 1 нче пункты нигезендә һәм бермандатлы 4 нче Менделеевск сайлау округы буенча җирле үзидарә Менделеевск шәһәр Советына депутат итеп сайлануы сәбәпле, Игорь Приваловның район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат итү турында гаризасы канәгатьләндерелде.
Менделеевск районы Уставының 38 нче маддәсе нигезендә район башлыгы депутатлар арасыннан совет вәкаләтләре вакытына сайлана. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бу мәсьәлә буенча чыгыш ясады.
Илдар Шәүкәтович властьның җирле органына депутатлар сайлауны яхшы оештырганы өчен район активына рәхмәтен белдерде.
- Шунысы мөһим, барлык округларда да тавыш бирүчеләр саны югары булды, - диде ул. - "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары ныклы җиңү яуладылар. Халык ышанычы яуланды. Димәк, районда көчле команда оешкан. Бүген депутатлар җаваплы карар кабул итәргә - районның беренче җитәкчесен сайларга тиеш. ТР Президенты йөкләмәсе буенча мин район башлыгы һәм Совет рәисе вазифасына Игорь Приваловны тәкъдим итәм.
Игорь Анатольевич, ун ай район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләү дәверендә, үзен принципиаль, таләпчән, катлаулы бурычларны хәл итүдән курыкмый торган кеше итеп күрсәтте. Шушы кыска вакыт эчендә менделеевлылар белән үзара элемтә урнаштырып, хөрмәт яулый алды.
2012 елда күләмле эшләр башкарылды. Район "Авыл клублары", "ФАПлар" "Чиста су", "Ипотека төзелеше", "Уңайлы мохит", "Авылны үстерү" һәм башка федераль һәм республика программаларында актив катнашты. Районның киләчәге өметле, "Аммоний" заводы төзелү стадиясенә күчте. Алга таба да хәл ителәчәк бурычлар күп.
Шуларның иң мөһиме - авыл хуҗалыгын үстерү һәм индустриаль парк булдыру. Район Советы депутаты, "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ генераль директоры Д.Шәмсин И.Приваловны яклап чыгыш ясады.
Депутатлар тәкъдим ителгән кандидатураны бертавыштан хупладылар.
И.Привалов ант бирде һәм депутатларга, менделеевлыларга үзенә ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Районның беренче җитәкчесе республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, Илдар Халиковка, ТР Хөкүмәтенә аеруча рәхмәтләрен белдерде.
- Мин муниципаль берәмлек җитәкчесе вазифасын, беренче чиратта, халык алдында зур җаваплылык итеп кабул итәм. Ышанычны аклар өчен, мөмкин булганның барысын да эшләрмен. Рәхмәт сезгә, - диде ул.
"Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль законның 37 нче маддәсе, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" ТР Законының 26 нчы маддәсе, Менделеевск муниципаль районы Уставының 47 нче маддәсе нигезендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын үтәүчегә конкурс игълан ителде.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшереп, депутатлар гимн яңгыравында үз эшләрен төгәлләделәр.
●●●
Алдагы көнне җирле үзидарә шәһәр Советы утырышы булды, анда район кураторы, ТР Табигатьне һәм хайваннар дөньясы объектларнын саклау идарәсе начальнигы Дмитрий Иванов, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Роман Исламов катнашты.
Республика Президенты исеменнән чыгыш ясаган Д.Иванов Менделеевск шәһәре башлыгы, җирле үзидарә шәһәр Советы рәисе вазифасына И.Привалов кандидатурасын тәкъдим итте.
- Игорь Анатольевич - актив тормыш позицияле, җитәкче һәм муниципаль власть органнарында эш тәҗрибәсе зур булган шәхес.
Шәһәр Советы депутатлары Д.Шәмсин һәм А.Федоров аны яклап чыгыш ясадылар.
Депутатлар И.Привалов кандидатурасын бертавыштан хупладылар, аны шәһәр башлыгы һәм җирле үзидарә шәһәр Советы рәисе итеп сайладылар.
Утырышта рәислек итүче шәһәр Советы рәисе урынбасары И.Гобәйдуллина И.Приваловны шәһәр-нең беренче җитәкчесе итеп сайлануы белән котлады, депутатлар исеменнән букет тапшырды.
Р.Сәхапов фотосы
Нет комментариев