Авылларга – тигез юллар һәм чиста су
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Фәймә Вахриева
Турай, Бәзәкә, Абалач, Бөрешле авылларында район башлыгы Игорь Привалов, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашында җыеннар узды.
Җирлекләр башлыклары, бюджет учреждениеләре директорлары һәм полициянең участок вәкилләре узган елдагы эшчәнлек турында отчет бирделәр.
Проблемалар охшаш
Авылларның проблемалары охшаш: юлларның торышы, туучыларның үлүчеләргә караганда азрак булуы, мәктәпләрнең...