Кечкенә авылның алты батыры
Татар Кокшаны авылында гомер кичерүче Әхмәтҗанга күрше авылның иң чибәр, уңган кызы Зифа гомерлек яр булып килә.
Тату гаиләдә бер-бер артлы сигез бала туа. Тормыш көйле генә барганда, Әхмәтҗан фаҗигале төстә вафат була. Дөнья мәшәкатьләре Зифага өелеп кала. Өстәвенә, ярдәмчем, киңәшчем булыр дип үстергән кызы да үлеп китә. Җиде улы...