Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече лейтенантның фронт юллары

Миңневәли Ганиевка сугыш еллары турында истәлекләр авыр бирелә. Ул 1926 елда Бондюгта туа. Алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, электрик белгечлеге ала. Хезмәт эшчәнлеген 1942 елда химзаводның 4 нче цехында электрослесарь булып башлый. Хәтта хәрби комиссариаттан бронь да ала, ләкин 1944 елда үз теләге белән фронтка китә. Чиләбе өлкәсенең Югары Уфалы шәһәрендә...

Миңневәли Ганиевка сугыш еллары турында истәлекләр авыр бирелә.
Ул 1926 елда Бондюгта туа. Алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, электрик белгечлеге ала. Хезмәт эшчәнлеген 1942 елда химзаводның 4 нче цехында электрослесарь булып башлый. Хәтта хәрби комиссариаттан бронь да ала, ләкин 1944 елда үз теләге белән фронтка китә. Чиләбе өлкәсенең Югары Уфалы шәһәрендә радистлыкка укый. Икенче Белоруссия фронтының икенче удар армиясендә беренче Донск танк корпусында сугыша. Беренче бәрелешне Польшада, Датек торак пунктында ала. Кече лейтенант Җиңүне Германиянең Росток портында каршылый.
Сугыштан соң Миңневәли Миңнегалиевич Германиядә совет гаскәрләре төркемендә хезмәт итә. Демобилизацияләнеп туган якларына кайта. Өйләнә, электр цехында утыз елдан артык эшләп, лаеклы ялга чыга.
Сугыштагы фидакарьлеге өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Иң мөһиме - янәшәсендә яраткан тормыш иптәше Галия Фазлыевна. Алар илле елдан артык иңне-иңгә куеп гомер кичерәләр. Галия ханым тыл һәм хезмәт ветераны. Сугыш вакытында колхозда эшләгән. Хәзер дә, тугызынчы дистәсен вакласа да, йорт янындагы участогында кайнаша. Чөнки авыр сугыш елларында туендырган җир-ананы кадерле дип исәпли.
Бүген Миңневәли Ганиев туган көнен билгели. Без аңа рух көрлеге, иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ветеран