Туган йорт җылысын саклаучы
2 августта коллегалары, дуслары, туганнары һәм якыннары янәшәсендә 27 ел гомерен Ижевка балалар бакчасында эшләүгә багышлаган Людмила Николаевна Галкина күркәм юбилеен билгеләде.
Ижевка - юбилярның кече ватаны.
- Туган авылымны мин оҗмах почмагына тиңлим. Йөрәгемә якын табигатеннән, ландшафтының матурлыгыннан, яшеллеккә күмелеп утыручы йортларыннан, мул сулы Чулман елгасыннан илһам һәм энергия...