Процесс бара, ләкин нәтиҗә кирәк
Район башлыгы Игорь Привалов муниципалитет службалары, идарәче компания, Бердәм исәп-хисап үзәге, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләре һәм белгечләре, хокук саклау органнары вәкилләре белән киңәшмә уздырды.
- Бүген халыкның коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычы 50 миллион сум чамасы тәшкил итә, - диде Бердәм исәп-хисап үзәге начальнигы Елена Һадиева. - Бу акчаларны торак...