Район башлыгы сугышчы-интернационалистлар белән очрашты
10 гыйнварда "Ветеран" үзәгендә район башлыгы Игорь Приваловның Әфганстан, Чечня сугышлары ветераннары белән очрашуы булды.
Җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Игорь Анатольевич болай дип ассызыклады:
- Мондый очрашуларның традициягә керүен һәм һәр елны гыйнвар башында кабатлануын теләр идем. Моның өчен сәбәпләр күп. Бер-беребезнең гозерләрен ишетү, узган елга нәтиҗә ясау, киләсе елга план...