Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа йорт та, эш урыны да

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районның ике авылында - Яңабирде һәм Ижёвкада полициянең участок вәкилләре өчен административ-торак комплексларын ачу тантанасы булды. Яңа йортлардан ачкыч тапшыру церемониясендә Россия ЭЭМ Татарстан буенча министр урынбасары, төп тикшерү идарәсе начальнигы юстиция полковнигы Иван Китов, район башлыгы Игорь Привалов, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов катнашты....

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районның ике авылында - Яңабирде һәм Ижёвкада полициянең участок вәкилләре өчен административ-торак комплексларын ачу тантанасы булды.
Яңа йортлардан ачкыч тапшыру церемониясендә Россия ЭЭМ Татарстан буенча министр урынбасары, төп тикшерү идарәсе начальнигы юстиция полковнигы Иван Китов, район башлыгы Игорь Привалов, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов катнашты.
Полиция полковнигы Геннадий Сушков җитәкчелегендәге эчке эшләр бүлегенең шәхси составы һәм авыл халкы яңа йортка күченү шатлыгын уртаклашты.
Участок вәкилләре өчен административ-торак комплекслары төзү программасы безнең республикада 2013 елдан гамәлгә ашырыла. Татарстан - хокук тәртибе сагында торучыларга торак белән полициянең терәк пункты чиктәш булган биналар торгызу буенча проектны башлаган Россиядә бердәнбер регион.
Комплексның гомуми мәйданы 95,03 квадрат метр. Полициянең участок пункты 21 квадрат метрны били. Участок вәкиле өчен вазифаи торак өч бүлмә һәм кухня-ашханәдән тора.
Өй туе белән котлап, Россия ЭЭМның ТР буенча вәкиле Иван Китов болай дип билгеләп үтте:
- Мондый юл белән ике проблема хәл ителә - торак һәм авыл участковыйлары өчен уңайлы шартлар булдыру мәсьәләсе. Хезмәт күрсәтә торган административ участокта яшәү - аларның халык белән тәүлек буена аралаша алу гаранты.
Район кунагы кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп башкарылган эш өчен хакимият һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерде, "Мамадышстрой" төзүчеләренә, Яңабирде һәм Ижёвка авылы җирлекләре башлыклары Евгений Никифоров һәм Валентина Пономарёвага Рәхмәт хатлары тапшырды. Яңа йортка күченүчеләргә эчке эшләр министры исеменнән вазифаи автомобильләр ачкычы бирде: Рамил Фәйзуллинга "Нива"дан, Илнур Төхвәтовка "Лада-Гранта"дан.
Район башлыгы Игорь Привалов тантана геройларына эшләрендә уңышлар теләде, телевизор һәм ноутбуклар бүләк итте.
- Республика һәм район җитәкчелегенең полиция хезмәткәрләре турында кайгыртучанлык күрсәтүе куандыра. Участок вәкиленең тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кабул итүе мөһим. Хезмәтләре бик киеренке. Алар уңайлы шартларда эшләргә һәм яшәргә лаек, - дип фикерләрен белдерделәр Ижёвка авылыннан Зинаида Зарипова һәм Вәсилә Башарова.
Лариса Кривилёва

Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Выкыйга