Яз һәм матурлык бәйрәме
"Кама таңнары" приюты коллективы һәм анда тәрбияләнүче кыз балалар язның беренче бәйрәмендә игътибар һәм хөрмәткә күмелделәр.
Балалар Марина Куликова, Зәкия Әхмәдуллина, Светлана Биктимерова ярдәмендә сувенирлар әзерләгәннәр. Фотолардан төзелгән стенд коллектив хатын-кызлары өчен үзенчәлекле бүләккә әверелде.
Бәйрәм концертында әниләр, тәрбиячеләр шигырь тәлгәшләре, җырлар, биюләр кабул иттеләр. Бигрәк тә "Вальс", "Әни, мин...