Иң акыллы бишенче сыйныф укучысы Тихоновода яши
Замананың бишенче сыйныф укучысы нинди? Төрле яклап үсеш алган, эрудицияле, сәләтле. Шәкертләр бу сыйфатларның барысын да "Иң акыллы бишенче сыйныф укучысы" II республика ачык интеллектуаль уенында исбатладылар.
Акыл көрәшенә Әлмәт, Баулы, Түбән Кама, Тукай, Актаныш һәм башка районнардан 50дән артык укучы килде.
Кадрия Әхмәтҗанова Баулы районының Татар Кандызы мәктәбен тәкъдим...