"Диңгез буенча сәяхәт"
Шундый исемле уенлы конкурска 1 нче мәктәп каршында эшләгән ишегалды лагерына йөрүчеләр җыелды.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Елена Назарова, Ләйсән Чанышева укучыларны диңгез сәяхәтенә чакырдылар һәм тема буенча белемнәрен сынадылар. "Фрегат" һәм "Шлюпка" командалары диңгез терминнары мәгънәсен ачтылар, диңгез төене бәйләделәр, диңгез, су, елгага багышланган җырларны искә төшерделәр. Иң яхшы сызгыручыны...