Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

"Диңгез буенча сәяхәт"

Шундый исемле уенлы конкурска 1 нче мәктәп каршында эшләгән ишегалды лагерына йөрүчеләр җыелды. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Елена Назарова, Ләйсән Чанышева укучыларны диңгез сәяхәтенә чакырдылар һәм тема буенча белемнәрен сынадылар. "Фрегат" һәм "Шлюпка" командалары диңгез терминнары мәгънәсен ачтылар, диңгез төене бәйләделәр, диңгез, су, елгага багышланган җырларны искә төшерделәр. Иң яхшы сызгыручыны...

Шундый исемле уенлы конкурска 1 нче мәктәп каршында эшләгән ишегалды лагерына йөрүчеләр җыелды.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Елена Назарова, Ләйсән Чанышева укучыларны диңгез сәяхәтенә чакырдылар һәм тема буенча белемнәрен сынадылар. "Фрегат" һәм "Шлюпка" командалары диңгез терминнары мәгънәсен ачтылар, диңгез төене бәйләделәр, диңгез, су, елгага багышланган җырларны искә төшерделәр. Иң яхшы сызгыручыны ачыклау бәйгесе бигрәк тә малайларны кызыксындырды. Пиратның кунакка килүе һәм конкурслар оештыруы көтелмәгән сюрприз булды. Әлеге чара шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр өчен дә үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск кљн артыннан кљн Мендеклеевск яналыклары