Рәсемнәрдә – балалар дөньясы
"Нептун" бассейны районында яшәгән балалар җәй дәвамында ишегалды лагерына йөрделәр. Учреждение хезмәткәрләре кичке биштән 19 сәгатькә кадәр аларның ялын оештырдылар.
Чаралар күбесенчә спорт юнәлешендә уздырыла: ярышлар, хәрәкәтчән уеннар, конкурслар. Күптән түгел яшь рәссамнар асфальтта рәсем төшерделәр.
Теманың ирекле булуына сөенгән ял итүчеләр эшләрендә яраткан уенчыкларын, мультфильм геройларын, табигать күренешләрен сурәтләгәннәр....