Капиталь ремонт ахырына якынлаша
Шәһәрнең биш күпфатирлы йортында капиталь ремонт эшләре бара. Шушы көннәрдә редакция хезмәткәрләре Химиклар урамындагы 7 нче һәм 8 нче йортларда булдылар. Бер подъездлы биш катлы 8 нче йортта "Камспецстрой" ҖЧҖнең төзелеш бригадасы шөгыльләнә. Күләмле эшкә барлыгы 8 млн. сумнан артык акча бүленеп бирелгән. Ремонтка апрельнең беренче яртысында керешкәннәр. Башкарма комитетның...
Шәһәрнең биш күпфатирлы йортында капиталь ремонт эшләре бара. Шушы көннәрдә редакция хезмәткәрләре Химиклар урамындагы 7 нче һәм 8 нче йортларда булдылар.
Бер подъездлы биш катлы 8 нче йортта "Камспецстрой" ҖЧҖнең төзелеш бригадасы шөгыльләнә. Күләмле эшкә барлыгы 8 млн. сумнан артык акча бүленеп бирелгән. Ремонтка апрельнең беренче яртысында керешкәннәр.
Башкарма комитетның төзелеш, архитектура, коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Андрей Тарасов белдерүенчә, бүгенге көндә фасад яңартылган, подвал тәртипкә кертелгән, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасы үзгәртеп корылган, подъездларда электр щитлары алмаштырылган. Хәзер башкарылган эшләр буенча комиссия күрсәткән җитешсезлекләрне бетерү бара.
Җылылык бирү системасын алыштыру, түбә ябу һәм подъездларда ремонт эшләре дә тәмамлану стадиясендә.
- Подъездның икенче катында хезмәт куючы штукатур-буяучылар көче белән бер атна эчендә монда бөтен җир ялтырап торачак. Стенаны яңа технология буенча буяу салырга әзерлибез, күптәннән пумала күрмәгән подъездларда күләмле эш башкарырга туры килә. Куйган бурычны сыйфатлы башкарып чыгарга берни дә комачауламый, - диләр алар.
- Башкарган хезмәтләр буенча җитешсезлекләрне бетереп, безнең теләк-тәкъдимнәргә колак салып, иртәдән кичкә кадәр тырышалар. Ремонт эшләре барышындагы вакытлы уңайсызлыкларны аңлыйбыз, төзелеш оешмасы хезмәткәрләре белән уртак тел таптык, - дип сөйли йортта яшәүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев