Хезмәтнең изге исеме
17 ноябрьдә, традиция буенча, полициянең участок вәкилләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Россия ЭЭМ район бүлеге полициянең участок вәкилләре бүлекчәсендә подполковник Геннадий Евдокимов җитәкчелегендә ун участковый хезмәт итә. Бүгенге көндә алар исәбендә - 69 ачылган җинаять, 1137 административ хокук бозу очрагы. Эчке эшләр бүлегендә төрле профилактик контрольдә торучы 1064 кешенең 300е...