Җәмгыять

Альтернатив подписка авылга да җитте

Район җитәкчесе Валерий Чершинцев һәм җирлекләр башлыклары килешүе буенча район авылларында "Менделеевские новости" - "Менделеевск яңалыклары" район газеталарына альтернатив подписка оештырылачак. Авыл халкы күп еллар редакциягә газетага язылуны ташламалы бәя буенча безнең аша яздыру үтенече белән мөрәҗәгать итте, ләкин проблеманы чишүнең оптималь варианты табылмый иде. Быел җирле массакүләм мәгълүмат чараларына...

Район җитәкчесе Валерий Чершинцев һәм җирлекләр башлыклары килешүе буенча район авылларында "Менделеевские новости" - "Менделеевск яңалыклары" район газеталарына альтернатив подписка оештырылачак.

Авыл халкы күп еллар редакциягә газетага язылуны ташламалы бәя буенча безнең аша яздыру үтенече белән мөрәҗәгать итте, ләкин проблеманы чишүнең оптималь варианты табылмый иде. Быел җирле массакүләм мәгълүмат чараларына авыл җирлекләре китапханәләрендә язылырга карар кылынды. Газеталар шунда ук таратылачак та.
2015 елның беренче яртысына район газеталарына язылу бәясе авылга илтүне исәпкә алып
350 сум тәшкил итә.
Газетаны яклагыз, ул да сезне яклар


Менделеевск Менделеевск яналыклары Подписка

Нет комментариев