Ананың горурлыгы – җиде баласы
Турай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучының толы Зөләйха Әхмәрова 90 яшен билгеләде.
Ветеранны истәлекле дата белән район җитәкчесе исеменнән аның урынбасары Ләйсән Галеева котлады, бүләк, РФ Президентының исемле открыткасын тапшырды.
Сугыш елларында Зөләйха туган колхозында эшли. Аның кебек кызлар өлешенә бик күп сынаулар туры килә: ачлык, ялангачлык, авыр хезмәттән...