Турай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучының толы Зөләйха Әхмәрова 90 яшен билгеләде.
Ветеранны истәлекле дата белән район җитәкчесе исеменнән аның урынбасары Ләйсән Галеева котлады, бүләк, РФ Президентының исемле открыткасын тапшырды.
Сугыш елларында Зөләйха туган колхозында эшли. Аның кебек кызлар өлешенә бик күп сынаулар туры килә: ачлык, ялангачлык, авыр хезмәттән...
Турай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучының толы Зөләйха Әхмәрова 90 яшен билгеләде.
Ветеранны истәлекле дата белән район җитәкчесе исеменнән аның урынбасары Ләйсән Галеева котлады, бүләк, РФ Президентының исемле открыткасын тапшырды.
Сугыш елларында Зөләйха туган колхозында эшли. Аның кебек кызлар өлешенә бик күп сынаулар туры килә: ачлык, ялангачлык, авыр хезмәттән куллардан китмәүче яралар. Һәм менә күптән көтелгән Җиңү! Авылга акрынлап солдатлар кайта башлый. Яраланган Миргалим Әхмәров та, шинелен салырга өлгерми, колхоз рәисе вазифаларына керешә. Фронтовик белән язмышын бәйләп, Зөләйха аның дүрт баласына ана назы бирә, бераздан өч кызлары туа.
Балаларының һәркайсы әти-әнисе турында сәгатьләр буе сөйли ала: алар ул һәм кызларын хезмәт сөючәнлек, үзара аңлашу, намуслылык кебек шәхси үрнәкләрендә тәрбияләгәннәр.
- Әти-әни безгә белем бирде, лаеклы кешеләр итеп үстерделәр, - дип бүлешә кызлары Гүзәл. - Безнең арада медиклар, вуз профессорлары һәм доцентлары, диңгездә ерак араларга йөрүче капитан бар. Без илебезнең төрле почмакларында - Казаннан алып Владивостокка кадәр яшибез. Һәм якын кешебезнең юбилее - бергә җыелу, әни, дәү әниебезгә рәхмәт сүзләре белдерү өчен менә дигән сәбәп.
Нет комментариев