Теләк тормышка ашты
Тойгуҗаны удмурт авылы Байтирәк белән тоташтыручы вак ташлы-комлы башкарылыштагы юл чишелешен ачу булды.
Сәгать унбергә Татарстан һәм Удмуртия чигендәге яңа юл участогына керү урынында кеше күп җыелды. Тойгуҗалылар, байтирәклеләр, төзүчеләр, журналистлар, артистлар, җитәкчеләр - барысы да рәсми рәвештә ачылуны көттеләр.
- Ремонтланган участок бар авыл халкы өчен көтеп алынган вакыйга...