Ырымнарны читкә куеп
«Майда өйләнешергә ярамый», дигән хорафатны читкә куеп, ЗАГС бүлегендә ике пар тантаналы төстә никахларын теркәде.
19 майда Аркадий Попов һәм Айгөл Ильдраханова туй балдаклары алыштылар, 25 майда - Евгений Перевезенцев һәм Марина Шадрина. Нәкъ шул көнне, ләкин 49 ел элек, Маринаның әти-әнисе Олег Алексеевич һәм Людмила Александровна да никахларын рәсмиләштергән...