Менделеевлылар Парижда
Франция сәяхәтчеләрне барлык сезонда да җәлеп итә, ә Париж гашыйкларның хыялдагы шәһәре булып кала. Ел фасылының нинди булуы мөһим түгел – биредә җаның теләгән шөгыльне табарга мөмкин. Менделеевлы Айнур һәм Алсу Галимуллиннар шулай дип уйладылар һәм кышын Европаның романтик шәһәрләренең берсендә булырга карар кылдылар.