Менделеевлылар Парижда
Франция сәяхәтчеләрне барлык сезонда да җәлеп итә, ә Париж гашыйкларның хыялдагы шәһәре булып кала. Ел фасылының нинди булуы мөһим түгел – биредә җаның теләгән шөгыльне табарга мөмкин. Менделеевлы Айнур һәм Алсу Галимуллиннар шулай дип уйладылар һәм кышын Европаның романтик шәһәрләренең берсендә булырга карар кылдылар.
Көтелмәгән сюрприз
– Хатыным күптәннән Франциядә булырга хыялланды, копилкадан акчаларны алды һәм Парижга билетлар юнәтте. Өйдә утырганчы, сәяхәт итү, позитив тойгылар, яңа тәэсирләр алу яхшырак, – дип фикерләре белән уртаклашты Айнур.
Беренче эш итеп
– Кунакханәдә рюкзакларны калдырып Эйфелева башнясына киттек. Анда зур булмаган пикник оештырдык һәм фотога төштек. Аннан соң Триумфаль аркага юнәлдек. Мәһабәт һәм матур корылма, шунда ук автобуска утырып Луврага юл алдык. Музей өчен дүрт сәгать вакыт кирәк булды. Ерак түгел Нотр Дам де Пари гыйбадәтханәсе бар иде. Юл буйлап барганда Сена елгасына карап сокланырга һәм күгәрченнәр ашатырга мөмкин булды, – диләр Галимуллиннар.
Эйфелева башнясы романтикасы
– Башняны Густав Эйфель төзеде, корылма аның хөрмәтенә аталган. Ул Франциянең визит карточкасы. Башня шулкадәр зур, ул шәһәрнең төрле урыннарыннан күренеп тора (үзәк өлешендә). Башня аеруча кичен, утлар кабынгач матур. Һәм бу – романтик урын. Эйфелева башнясы астында буа һәм зур булмаган парк булуы мине сокландырды. Территориягә пропуск аша керергә кирәк, – дип хәбәр итә Айнур.
Тәэсирләр искиткеч
Галимуллиннар Луврда булдылар. Матурлык яратучыларны Италия рәссамы Паоло Веронезеның картинасы сокландыра.
– Луврда сәнгать тарихында иң зур картинадан саналган “Кан Галилейскидагы никах” атала. Рәссам 660х990 см зурлыгындагы киндер тукымага 130 фигура ясый алган, анда ул чордагы бөек кешеләр сурәтләнә. Әлеге эшнең масштабы гаҗәпләндерә.
Менделеевлы күзеннән Париж тормышы
– Без килгәндә Парижда көз иде, яңгыр сибәләде, яфраклар коелды. Мин беренче күрүдә үк әлеге шәһәргә гашыйк булдым. Бу круассанга ягылган Камабер сыры, ал төстәге Роза виносы һәм Эйфелева башнясындагы үбешү, – дип дәвам итә кыз. – Парижда халык әдәпле. Алар белән французча сөйләшкәндә шатланалар. Кешеләр кара, куе зәңгәр, кара-яшел, аксыл көрән төсләрдә киенәләр. Хатын-кызларның аерымлыгы шунда алар чалбар астыннан колготки кимиләр (һава торышы җылы булганда). Ханымнар бик ачык киемнәр кимиләр. Парижның соры төсен бозмас өчен барысын да эшлиләр.
Диснейлендта әкият
Яшь парлар фикеренчә, тагын бер күренекле урын – Диснейленд.
– Балачагыма кайттым, йоклаучы чибәркәй замогында, Mickey Mouseда кунакта булдым, америка таучыкларында шудым. Башта мин иң куркыныч аттракционнар табарга теләдем – андыйлар биредә дүртәү. Диснейда иң матуры – лазерлы шоу һәм салют. Анда булырга киңәш итәм, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Айнур Галимуллин.
Галимуллиннардан киңәшләр
Сәяхәттәгн алынган уңай хисләр онытылмасын дисәгез торакны куркынычсыз районнан сайларга кирәк. Шәһәр сулышын тояр өчен ешрак урамда йөрегез. Иң матур Александр III күперенә барыгыз, анда күренекле урыннар бихисап. Изге йөрәкләр соборы Парижны тулысы белән күзалларга ярдәм итәчәк. Тюильри Бакчасына барыгыз – чирәмлек белән матур парк, анда ял итәргә мөмкин. Җәен биредә туристлар күп булганга, Парижга башка вакытта бару отышлы.
Кафеда һәм җирле рестораннарда милли ризыклардан авыз итә аласыз. Франциягә яраткан кешегез белән бару кулай, чөнки ул романтикалы шәһәр.
Фото Галимуллиннар архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев