Менделеевлылар “Ак калфак” җыенында
15-17 июль көннәрендә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы Тукай районында узды. Чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан җыелган татар хатын-кызлары төрле чараларда катнашып, халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре белән танышты.