Илнәттә саф һавада китап укыдылар
Яшь китап укучылар балалар мәйданчыгының яшел чирәмендә урын алдылар.
Алар алдан ук күңелләренә ошаган китапларны сайладылар, күренекле мари авторлары З.Краснов, Ю.Артамонов, З.Каткова, В.Бояринова, С.Чавайна, И. Одар һәм башкаларның әсәрләренә өстенлек бирделәр. Һәркем өзекне кычкырып укыды. Уку тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Кемдер үзе өчен яңа әсәр ачты, кайберләре аларга таныш булды.
– Китаплар укып без сюжет буенча булган картинаны рәсемгә төшерәбез, – диләр балалар, – без вакытны күңелле һәм файдадлы үткәрдек, белемнәребезне баеттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев