22 октябрь 2014 яңалыклары
-
Тойгуҗада көзге бал
Тойгуҗалылар ел фасылының бу чорын матур чара белән билгеләп үтәләр. Быел көзге бал барышында күптән түгел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән автор-башкаручы, композитор Роберт Нәбиуллинның дисклары тәкъдим ителде, якташ шагыйрь Илгиз Абдуллинның шигырьләре укылды. Кичә бергә җырлар башкарып, уеннарда катнашып дәвам итте. Җирлек башлыгы Александра Сафина җыелганнарны бәйрәм белән котлады,...
-
Концертлар дәвам итә
14 октябрь көнне клуб сезонын ачу концерты Тихоновода узды. Тамашачылар Бәзәкә һәм Тихоново үзешчәннәренең төрле жанрда чыгышларын алкышладылар. "Тихоновские зори" ансамбле, Алсу Мусина, Илназ Галләмов башкаруында җырлар, сәхнә күренешләре, хореография номерлары һәркемгә матур мизгелләр бүләк итте. Абалачта оештырылачак чираттагы концертта Бөрешле, Татар Чаллысы сәхнә сөючеләре чыгыш ясаячак.
-
Кинотеатрга килегез
23 октябрьдә "Юность" мәдәният йортында даими кино караучылар клубының чираттагы утырышы узачак. Очрашуны оештыручы методист Людмила Белова белдерүенчә, тәкъдим ителүче "Остров" фильмы күпләрне кызыксындырачак. Сюжетның лейтмотивы - "Һәр гамәлең өчен җавап бирергә туры килә" - һәр заман өчен популяр, төрле катлам һәм яшь төркемендә кайтаваз таба. Кино карау бушлай, теләгәннәрне...
-
Расписаниесез һәм түбәсез павильоннар
Тукталышларда автобус расписаниеләре реаль рейсларга туры килми. Нәтиҗәдә 30-40ар минут көтәбез. Менделеевлыларның күбесе, маршрутканы көтеп ала алмыйча, җәяү китәләр, шуңа да автобуслар ярымбуш йөри. Кайбер урыннарда тукталыш павильоннары начар беркетелгән. 1 нче гимназия каршындагысының түбәсе юк. Кешеләр, шул исәптән укучылар да, яңгыр астында торырга мәҗбүр. Химиклар урамында элеккеге "Руслан" кибете...
-
“Спайслар” белән куркыныч уеннар
Наркоконтроль хезмәткәрләренең махсус операциясе нәтиҗәсендә Татарстанга төньяк башкаладан синтетик наркотиклар китерүнең бер каналы ябылды. 32 яшьлек Менделеевск кешесе республикада тарту катнашмалары сатуны оештырган. Наркоэшкуар озак вакыт Мәскәүдә яшәгән, беренче зарарлы "спайслар"ны шунда татып караган. Туган ягына кайтып, тормышта юнәлешләре һәм максатлары булмаган балачак дусларын криминалга җәлеп иткән. Аның законсыз эшчәнлек...
-
Әнисез бала – иркәсез, атасыз бала – аркасыз
Раиса назлап үстергән кызын кияүгә чыгу белән шул кадәр үзгәрер дип уйламады. Тавышлы компанияләрдә йөреп үсмәгән кызы вакытын ире белән әле тегендә, әле монда кунакта, кафеларда уздыра башлады. Ял көннәрендә аларны өйдә тотам димә. Баштарак, ярар, яшьләр хәзер күңел ачарга ярата, тормыш шулайга көйләнде, дип үзен тынычландырырга тырышты. Ана йөрәге...
-
Очкынлы бәйге
"Кама таңнары" педагоглары һәм шәкертләре "Татэнергосбыт" линиясе буенча үтүче "Кояш куяны" бәйгесендә катнаштылар. Балаларның энергия саклау һәм техника куркынычсызлыгын үтәү темасына ясаган рәсемнәре, плакатлары, хикәяләр, эссе һәм шигырьләр иҗади якын килүне һәм электр куллану проблемаларын өйрәнүне таләп итте. Тәрбиячеләр Светлана Биктимирова һәм Марина Куликова электр тарихы, аның перспективалары, кулланган ресурслар...
-
Төзекләндерү мәсьәләләрен МУП хәл итәчәк
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны бетерү буенча штабның чираттагы утырышы барышында районның беренче җитәкчесе Валерий Чершинцев тиешле карарга кул куелу турында мәгълүмат бирде. - Муниципаль предприятие район территориясендә төзекләндерү, яшелләндерү, чисталык булдыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Аның вазифаларына шулай ук шәһәр мунчасын тоту керә. Бүгенгә кадәр әлеге эшләрне "Комфорт Успех" ҖЧҖ предприятиесе...
-
Хәрәкәттә көч
"Кама таңнары" приютының сигез шәкерттән торган командасы Түбән Камада "Динамо" җәмгыяте оештырган ярышларда катнашты. Республика шәһәрләреннән тугыз команда җитезлектә, тизлектә, чыдамлыкта көч сынашты, интеллектуаль бәйгеләрдә һәм викториналарда катнашты. "Тәртип сагында" темасына ясалган плакатларны яклауда безнекеләр икенче урынны алды, команда зачётында - дүртенче. Балалар шулай ук ЭЭМ тарихы музеенда булдылар.
-
Боз сараена экскурсиягә
Чын спортчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, спорт нинди өстенлекләр бирә - "Өмет яры" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе шәкертләре, Боз сараенда экскурсиядә булып, шулар турында белделәр. Директор урынбасары Оксана Габделбариева балаларны учреждение музеенда каршылады, спорт секцияләре һәм тренерлар эше турында сөйләде. "Лигры" хоккей командасы...
-
Рәхмәт әйтергә сәбәп
Дүшәмбе көнне районның беренче җитәкчесе Валерий Чершинцев һәм ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе буенча комиссия рәисе урынбасары Рафил Ногуманов катнашында район Советының 41 нче утырышы булды. Процедуралы мәсьәләләр буенча карарлар кабул иткәч, депутатлар алты мәсьәләдән торган көн тәртибен тикшерүгә керештеләр. Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцевның ТР Дәүләт Советы...