27 февраль 2019 яңалыклары
-
Хәтердә һәм йөрәктә
Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 7 нче мәктәптә батырлык дәресе үткәрелде. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары 3 нче сыйныф укучылары белән яу кырындагы онытылмаслык вакыйгалар турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
-
Районда халык иҗаты фестивале дәвам итә
Монай авыл мәдәният йортында керәшен мәдәнияте фестивале булды. Анда Иске Гришкин, Монай, Бөрешле, Сәйтәк үзешчән сәнгатьтә катнашучылары һәм С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның “Туганайлар” һәм Тогай керәшен җырлары ансамбльләре катнашты.
-
Монайда алты бала туды
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Анда актуаль мәсьәләләр күтәрелә, аларны чишү юллары билгеләнә.