29 май 2013 яңалыклары
-
Депутатлар төзекләндерү яклы
Шәһәр Советы депутатлары җирле үзидарәнең вәкаләтле органының чираттагы утырышында 2013 елда төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистартуга кагылышлы кайбер программаларны тикшерделәр һәм кабул иттеләр. Районның баш архитекторы равил Хәбиров тәкъдиме буенча "Чәчәк хуҗалыгы" программасы расланды. Программа кысаларында Ленин мәйданында, Октябрьская һәм Пушкин урамнарында газоннар булдыру планлаштырыла. Шәһәр башкарма комитетыннан тыш, башкаручылар...
-
Безне Җиңү турында хыял җылытты
Бондюг егете Мөсәвир Вәҗетдиновның хезмәт биографиясе 12 яшеннән башлана. "Сугыш башланды. Күпләр фронтка китте, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. 1953 елда, унике яшь тулгач, мин заводка килдем. Чуен кою цехына формага салучы итеп билгеләделәр, бронь белән калган әтием дә шунда эшләде. Монда фронт өчен кирәк булган төрле формалар - казаннар...
-
"Гаиләм – минем шатлыгым"
Ижевка мәдәният йортында район күләмендә шундый исемле гаилә бәйрәме оештырылды. Учреждение директоры Алла Затирко, чарага җыелганнарны сәламләп, кеше тормышында гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен билгеләп үтте. Җирле язучы Михаил Гоголев конкурста катнашкан гаиләләргә уңышлар теләде, тәрбиягә балалар алган Самариннар һәм Пономаревлар гаиләләре "Әни догасы" композициясен бүләк иттеләр. "Гаилә портреты" этабы Киршиннар, Судаковлар,...
-
Чын йөрәктән җырларга
"Юность" район мәдәният йорты сәхнәсендә "Ля-ля-фа" балалар вокал-эстрада студиясе отчет концерты белән чыгыш ясады. Аның җитәкчесе Лира Улько сәхнә артында соңгы нәсыйхәтләрен бирә. - Әлбәттә, дулкынланабыз, - ди Лира Ниловна, - чөнки отчет концерты - коллективның еллык эшенә йомгак. Бүген программада бик күп яңа җырлар яңгыраячак. Илсөяр Снигирева концертка кызы...
-
Универсиаданы ясыйбыз
Кама таңнары" приюты шәкертләре "НАСКО белән бергә яктырак бул" республика балалар рәсемнәре бәйгесендә катнаштылар. Эшләрнең темасы - Казанда узачак җәйге Универсиада. Педагоглар Светлана Биктимерова һәм Марина Куликова балаларга сюжетлар сайларга ярдәм иттеләр, дөнья масштабындагы вакыйга, спортның әһәмияте турында сөйләделәр. Шәкертләр һәр рәсемгә слоган сайладылар, хәзер түземсезләнеп бәйге нәтиҗәләрен көтәләр.
-
Сабан туе-2013
Татарстан республикасы Указы нигезендә Сабан туе район авылларында - 8, шәһәрдә 9 июньдә узачак. Шул уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Корниенко имзалаган карар кабул ителде. карар нигезендә бәйрәмгә әзерлек һәм үткәрү буенча комиссия төзелде, план расланды. Барлык милек формасындагы учреждение, оешма, предприятиеләр җитәкчеләренә бәйрәмне уздыруга спонсорлык ярдәме күрсәтү тәкъдим...
-
Кыңгырау зур тормышка дәшә
Беренче мәктәптә 75 унберенче һәм 101 тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Чараны алып баручылар Дарья Шулакова һәм Азат Тимергалиев чыгарылышларны соңгы вальска чакырдылар. Тыныч музыканы ялкынлы ритм алыштырды. Биючеләрнең тиз хәрәкәтләренә күз иярми. Җыелган ата-аналар, кунаклар егет һәм кызларның флэш-моб чыгышын алкышларга күмделәр. Бәйрәм геройларын котларга килгән район...