Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Башта кыйнаган, аннан урлаган

26 март-1 апрель аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән алты җинаятьнең бишесе тиз арада ачыкланган. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар үткәрелгән, 1020 берәмлек автотранспорт тикшерелгән. Ике машина бәрелешкән 28 мартта Алабуга-Ижевск юлының 11 нче километрында КамАЗ шоферы һава шартларын исәпкә алмый, идарәне югалтып, ГАЗ машинасына бәрелә....

26 март-1 апрель аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән алты җинаятьнең бишесе тиз арада ачыкланган.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар үткәрелгән, 1020 берәмлек автотранспорт тикшерелгән.

Ике машина бәрелешкән
28 мартта Алабуга-Ижевск юлының 11 нче километрында КамАЗ шоферы һава шартларын исәпкә алмый, идарәне югалтып, ГАЗ машинасына бәрелә. Авария нәтиҗәсендә ике шофер да төрле тән җәрәхәтләре белән больницага озатыла.
"Ауга" чыккан
28 мартта төнге икедә "Чулман" базары артындагы гаражлар ширкәтен тикшергәндә ведомстводан тыш сак бүлеге экипажы 1990 елгы менделеевлыны тоткарлый. Аннан төсле металл, ике яңа эш киеме комплекты, бер төргәк яңа полиэтилен пакетлар табыла. Тикшерүчеләр кардагы эзләрдән баралар һәм ватып керелгән ике гаражга тап булалар.
"Герой" - бер үк кеше
1986 елгы менделеевлы йодрык көчен көчсез затларда сынап карый. Бер корбанын - 20 яшьлек кызны кыйный һәм буа, йодрыклары икенче кызга да эләгә, аның кул сәгате каешын өзә.
Пенсионерлар да кимен куймый
62 һәм 64 яшьлек ике пенсионерка бергәләп спиртлы эчемлекләр кулланалар. Нәтиҗәдә хуҗабикәнең алтын әйберләре югала. Җинаять кылуда шешәдәше гаепләнә.
Башта кыйнаган, аннан урлаган
1981 елгы ир кичен йорт подъездында шешәдәше белән күңелле уздыра. "Бәйрәм"нең ничек бетәсен белми әле ул. Нәтиҗәсе аяныч - шешәдәше ирне кыйный, акчасын һәм телефонын ала. Җинаятьченең кемлеге әлегә ачыкланмаган.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 11 беркетмә төзелде, шуларның сигезе - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 120 очрагы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары криминаль хроника