Подъездда велосипед бар иде
Велосипед – шактый кыйммәтле, шук вакытта саксыз сакланучы милек.
Әлеге гамьсезлектән, гадәттә, җинаятьчеләр файдалана. Җәйге чор башлану белән район территориясендә велосипед урлауның җиде очрагы теркәлде. «Тимер атларны» үзләштерү подъездларда, йорт ишегалларында, балалар бакчалары территорияләрендә булды.
Үз велосипедыңны урлаудан ничек сакларга?
Менделеевск полицейскийлары шәһәр халкы өчен кайбер киңәшләрне әзерләделәр. Алар менә нәрсәләргә игътибар бирделәр. Велосипедларны төнгелеккә подъездларда калдырмагыз, аны өйгә алып керегез, хәтта махсус бикләүче җайланма булса да. Азга гына калдырып торсагыз да, мөмкин булганда, аны караштырып торыгыз. Әгәр дә велосипедны беркем дә сакламый, үзегез аннан ераккарак китәсез икән, металл үзәкле махсус бикләүче җайланма белән беркетегез.
Велосипедның яшерен урыннарында – тәгәрмәчләрдә, кысасында, ультрашәмәхәдә күренә торган махсус маркер белән билге ясагыз. Әгәр дә велосипедыгызны калдырырга туры килсә, аңа велойозак куегыз. Ике тәгәрмәчле “дустыгызны” очраклы һәм таныш булмаган кешеләргә калдырмагыз.
Велосипедны видеокүзәтү камералары алдындарак калдыру отышлы. Киртәгә, култыксага яисә шуңа охшаш корылмага сөяп куйганда, аның ныклыгына һәм ышанычлы булуына ышану зарур. Тәгәрмәчтән яисә кысасыннан беркетегез, трос озынлыгы җитсә – ике тәгәрмәченнән һәм кысасыннан да. Велосипедны «фиксацияләү» өчен тәэсир итәрлек корыч чылбыр һәм асылмалы йозак кулланыгыз. Аларны һәрвакыт үзегез белән алып йөрмәс өчен, велосипедны даими парковкада калдырырга мөмкин.
Кайсысы отышлы
Велойозакларның трослысы иң таралган төрләрдән санала. Арзан бәядәге һәм юка трослар җиңел һәм тиз генә кечкенә келәшәләр белән эләктереп алыналар, ә кайчакта кул белән генә дә ачылалар. Велойозакның кирәкле калынлыгы – 12 миллиметрдан һәм аннан да күбрәк, якынча бармак калынлыгы.
Әгәр дә урласалар
Велосипедыгыз югалса, шунда ук «02» телефоны буенча полициягә шалтыратыгыз, урлау вакытын һәм урынын исегездә калдырырга тырышыгыз, ул хәл булган урынны яхшылап тикшерегез. Шаһитлар табарга тырышыгыз, телефон номерларын һәс яшәү урыннарын белегез, югалу турындагы мәгълүматны интернет челтәренә урнаштырыгыз. Урлануы турында велосипедчы дусларыгызга да әйтегез, бәлкем, җинаятьче аларның берәрсенең күзенә чалыныр. Кулланылган велосипедларны сату турындагы җирле игъланнарны карагыз, анда табуыгыз бар.
Россия ЭЭМ район бүлеге начальнигы Иван Егоров аңлатмасы:
– Әгәр дә велосипедны мөстәкыйль эзләргә тырышсагыз, аны яңа хуҗасыннан тартып алырга тырышмагыз, аеруча көч кулланып. Шунда ук полиция чакыртыгыз, алга таба тикшерү – безнең эш. Газетада һәм интернетта ике тәгәрмәчле транспортны урлау турында актив яктыртылса да, безнең кисәтүләр һәм киңәшләр, кызганычка каршы, игътибарсыз калдырыла. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез – уяу һәм сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев