Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бию – безнең тормышыбыз

"Кристалл" эстрада бию ансамбленең 25 еллыгына багышланган концерт шундый девиз астында үтте. 1987 елда С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның ачылу көнендә аның сәхнәсендә беренче мәртәбә чыгыш ясаган коллектив турында фильм белән концерт башланып китте. Шул көннән һәр ел дөньякүләм һәм илебезнең абруйлы сәхнәләрендә җиңү яулаулар, яңа иҗади идеяларны тормышка ашыру, үзенчәлекле...

"Кристалл" эстрада бию ансамбленең 25 еллыгына багышланган концерт шундый девиз астында үтте.
1987 елда С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның ачылу көнендә аның сәхнәсендә беренче мәртәбә чыгыш ясаган коллектив турында фильм белән концерт башланып китте. Шул көннән һәр ел дөньякүләм һәм илебезнең абруйлы сәхнәләрендә җиңү яулаулар, яңа иҗади идеяларны тормышка ашыру, үзенчәлекле биюләрне сәхнәгә кую белән билгеләнә.
"Кристалл - безнең өчен икенче гаилә". "Кристалл" - көч, ныклык һәм кабатланмас булуны гәүдәләндерә - бу безнең турыда", "Без башкалар көченнән килмәгәнне булдырабыз", "Кристалл" белән без төрле илләрдә булдык", "Бии-бии яшибез" - легендар коллективка йөрүчеләр шулай диләр.
Концерт программасы менделеевлылар күңеленә хуш килде. Күпләр фикеренчә, мондый күләмдәге тамашаны алар әле күрмәгәннәр. Кече һәм урта төркемнәр әти-әниләрен куандырып хореография өлкәсендәге осталыкларын күрсәттеләр. Ә өлкәннәр халык, эстрада, классик композицияләрдә биюнең бөтен гүзәллеген тасвирлап, чын мастер-класс күрсәттеләр.
Үз эшенең остасы, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре А.Рябова 25 ел буена коллективны җитәкли. Анна Александровна - иҗади идеяләр тупланмасы, энтузиаст, педагогик һәм хореографик эшчәнлек остасы. Бу көнне дистәләгән "Кристалл"ның чыгарылышы сәхнәгә күтәрелде, шул исәптә - Гөлнара Гудовская, 8 нче балалар бакчасы мөдире, Гүзәл Хуҗина, Алабуга мәдәният училищесы педагогы, Виталий Криль - "Болгар" бию ансамбле солисты.
Талантлар йолдызлыгы башкалада коллективның юлдашы - Казан "Кристалл" ансамблен оештырды, ул күптән түгел "Студентлар язы" республика конкурсы җиңүчесе булды. Һәр чыгарылыш укучысы үз чыгышында шәхес булып өлгерүендә Анна Александровнаның өлеш кертүен билгеләп үтте.
Район җитәкчесе И.Привалов яшь буынны тәрбияләүдә А.Рябованың булышлыгы һәм йогынтысы белән ихластан соклануын һәм рәхмәт сүзләре игълан итте. Районның элеккеге башлыгы Р.Гафаров башлангычы белән старт алынган эшне дәвам итеп, Игорь Анатольевич юбиляр коллективка 100 мең сумга сертификат тапшырды, ул конкурсларда уңышлы чыгыш ясарга ярдәм итәр дип ышанабыз.
Мәгариф идарәсе начальнигы П.Миронов, мәдәният сарае директоры Л.Галиева, кызыклы композицияләр белән чыгыш ясаган "Болгар" хореографик ансамбль һәм Алабуга мәдәният училищесы вәкилләре коллектив һәм аның җитәкчесенә ихластан котлау сүзләре юлладылар. А.Рябованың беренче ярдәмчеләре - кызыклы композицияләр әзерләгән репетиторлар А.Степанова, В.Криль, А.Понькова, Г.Харисова, С.Гыймадиева, Э.Һидиятуллиналарга рәхмәтләрнең аеруча зурысы булды.
Казан кунагы алып барган концертның икенче бүлеге яшен тизлегендәге шоу жанрында үтте. Аның тырышлыгы белән тамашачылар кушылып җырлады, биеде, флеш-мобның нәрсә икәнен белде.
Яшерен әзерләнгән финал өлеше җитәкче А.Рябова өчен чын сюрприз булды. Ул бит үз шәкертләренең чыгышын һәрвакыт сәхнә артыннан гына күзәтә. Ә бүген тамаша залында утырган килеш, аңа үз хезмәтенең җимешләрен тулы мәгънәсендә күзәтү мөмкинлеге бирелде, осталык үрләренә менеп төрле казанышларга ирешкән энергияле, креатив, дус һәм иң мөһиме - шәкертләренең бәхетле йөзен күрү аның өчен зур шатлык һәм канәгатьләнү хисе тудырды.
- Шушы еллар дәвамында безнең белән булганнарга һәм бүгенге концертны оештыруда ярдәм күрсәткәннәргә чиксез рәхмәт, - диде Анна Рябова.
Нәкъ менә җитәкчелек, ата-аналар, балалар һәм коллегалары ярдәме булышлыгы иҗади стимул һәм алга таба эшләргә теләк тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Бию – безнећ тормышыбыз