Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Эрудит” – уңышка юл

1 нче гимназиядә "Эрудит" исемле укучылар фәнни оешмасы күптәннән уңышлы эшли. Директор Н.Маслихина җитәкчелегендәге педагогик коллектив гимназия шәкертләрен югары универсаль белем алу, интеллектуаль иҗади эш һәм үзеңне актуальләштерүне уңышлы башкарырга әзерли. Укыту эшләре буенча директор урынбасары И.Павлова фикеренчә, фәнни эшчәнлек - укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларга белемнәрен дәвам итәргә, һөнәр...

1 нче гимназиядә "Эрудит" исемле укучылар фәнни оешмасы күптәннән уңышлы эшли.
Директор Н.Маслихина җитәкчелегендәге педагогик коллектив гимназия шәкертләрен югары универсаль белем алу, интеллектуаль иҗади эш һәм үзеңне актуальләштерүне уңышлы башкарырга әзерли. Укыту эшләре буенча директор урынбасары И.Павлова фикеренчә, фәнни эшчәнлек - укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларга белемнәрен дәвам итәргә, һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү.
Быелгы уку елында гимназия укучылары төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаштылар, аларның язмалары инглиз теле буенча эшләр җыентыгында урнаштырылды. Мисал өчен, 9 нчы сыйныф укучысы Ксения Филатова Байлар Сабасында узган А.Кәримуллин исемендәге укучылар республика конференциясендә катнашучы дипломына лаек булды. 9 нчы сыйныф укучылары Алина Смирнова һәм Ксения Филатова инглиз теле буенча эшләре һәм үз язмалары җыентыгын тәкъдим иткән өчен укучылар һәм студентларның Түбән Камада узган регионара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучы сертификаты алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары “Эрудит”

2
X