Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алтын пробалы юбилей

Щербаковлар гаиләсе көзнең беренче көнендә алтын туйларын билгеләп үтте. Озак еллар бәхетле тормышта яшәгән ир белән хатын бер-берсенә охшаш була дигән гыйбарә йөри. Илле ел бергә яшәү дәверендә Галина Григорьевна һәм Анатолий Гаврилович йөз-кыяфәтләре белән генә түгел, характерлары һәм гадәтләре белән дә охшашканнар. Сентябрь башында, урамда көзге билгеләр күренә башлаганда,...

Щербаковлар гаиләсе көзнең беренче көнендә алтын туйларын билгеләп үтте.
Озак еллар бәхетле тормышта яшәгән ир белән хатын бер-берсенә охшаш була дигән гыйбарә йөри. Илле ел бергә яшәү дәверендә Галина Григорьевна һәм Анатолий Гаврилович йөз-кыяфәтләре белән генә түгел, характерлары һәм гадәтләре белән дә охшашканнар. Сентябрь башында, урамда көзге билгеләр күренә башлаганда, табигать төрле төсләре белән күңелне куандыра, кояш ягымлы нурлары белән җылыта, ә бу гаилә никах көне уңаеннан котлаулар кабул итә. Аларны Анатолий армиягә киткәнче иптәш кызы Нурия таныштыра, ике ел очрашалар. Аннан Галина сөеклесен армия хезмәтеннән көтеп ала, солдатка җылы хисләрен белдереп хатлар яза. Ниһаять, 1962 елның 1 сентябрендә тыйнак комсомол туе аларны кавыштыра.
Яңа өйләнешкән гаиләнең уртак тормышы Пермьдә башлана, анда Ижевск индустриаль техникумын тәмамлаган Анатолий Гавриловичның карьера үсеше старт ала, ТУ-134 һәм ТУ-134А двигательләре ясау буенча конструкторлык бюросында эшли, читтән торып Пермь политехника институтында укый. Авиация төзелешендә җиде ел эшләгәннән соң, 1971 елда гаилә хәле буенча Менделеевскига күченә. Аннан соң кайда гына хезмәт куймый: капиталь төзелеш бүлеге, эш һәм хезмәт хакы, әйләнә-тирә мохитне саклау бүлекләре начальнигы, баш механик урынбасары, Карпов исемендәге химия заводының партком секретаре, партиянең Алабуга шәһәр комитеты бүлек мөдире, Менделеевск шәһәр Советы рәисе. Һәркайда кешелекле, җаваплы, игътибарлы булуы белән аерыла. Агымдагы ел гаилә башлыгы өчен икеләтә истәлекле - 23 декабрьдә аңа 75 яшь тула.
Кама Аланында туган Галина Григорьевнаның хезмәт биографиясе Пермьдә башлана. Аның сайлаган һөнәре гальваника белән бәйле. Лаеклы ялга чыкканчы (стажы 32 ел) химия заводында эшли. Ветераннарның хезмәт юлы "Социалистик ярышта җиңүче", "Социалистик хезмәт ударнигы", "Бишьеллык ударнигы" билгеләре, химия өлкәсе һәм район җитәкчелекләренең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бәяләнә. Уртак тормышта яшәү дәверендә Галина Григорьевна иренең ышанычлы тылы була, аның белән барлык мәшәкатьләрне бергә күтәрә, гаилә һәм балаларның иминлеген кайгырта. Лаеклы алмаш булып үсеп җиткән уллары Андрей һәм Константин икесе дә хәрбилекне сайлый. Алар Пермьнең маршал Чуйков исемендәге югары команда-инженерлык училищесын тәмамлыйлар, хәзер отставкада, "гражданка"да да күңелләренә якын шөгыль табалар. Дүрт оныклары гаилә эстафетасын дәвам итә, өлкәне Денис Пермьдәге Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлаган.
Сугыш чоры балалары өлешенә туры килгән авырлыкларны үз җилкәләрендә кичерсәләр дә, алтын юбилярлар мөлаемлык һәм күңел көрлеген, бер-берсенә, якыннарына карата ихтирам хисләрен саклап кала алганнар. Шушы сыйфатларга ия булганлыктан, аларның йортында мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөрә. Киләчәктә дә мондый якты хисләр Щербаковлар гаиләсенең юлын яктыртсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Алтын пробалы юбилей